Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Төрнәс авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

    Районда озын гомерлеләрне юбилей даталары белән котлаулар дәвам итә. Кичә, 10 апрель көнне Төрнәс авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, мәгариф отличнигы Аркадий Киржаков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Равил Кузюров исеменнән район башкарма комитетының мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина котлады. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район Советы...

    Районда озын гомерлеләрне юбилей даталары белән котлаулар дәвам итә. Кичә, 10 апрель көнне Төрнәс авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, мәгариф отличнигы Аркадий Киржаков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Равил Кузюров исеменнән район башкарма комитетының мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина котлады. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район Советы җитәкчесе Фәридә Сәгыйрова, районның пенсионерлар Советы җитәкчесе Разия Садретдинова, авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов, социаль яклау идарәсе белгечләре, җирле мәктәп педагоглары да юбилярга җылы теләкләрен җиткерделәр. Җанлы әңгәмә барышында юбилярның сугышчан батырлыклары турында да искә төшерделәр. Аксубай районың Кече Сөнчәләй авылы егете 1942 елда сугышка алына. Көнбатыш Төньяк - Көнбатыш фронтларда, Курск дугасы көрәшләрендә катнашып, 1943 елда яралана, 1946 елда демобилизацияләнә. Ветеран "Батырлык өчен", " Сугышчан батырлыклары өчен" һәм башка бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 1949 елда Төрнәс авылына күченеп килгән гаилә башлыгы 40 ел гомерен математика һәм физика фәненә багышлаган. Аркадий Киржаков тормыш иптәше Екатерина Герасимовна белән бүгенге тормышларына шөкерана итеп яшиләр, озын гомерле булуларының серен хезмәттә күрәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: