Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Егоркинодан Агриппина Кадяшеваны Президент котлады

Районда март аенда 90, 95 яшьләрен тутырган алты юбиляр үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

Бүген, 18 мартта Егоркино авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Агриппина Кадяшева 90 яшьлек юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путин һәм район җитәкчелегенең котлавын кабул итте.
Район башлыгы урынбасары Флюра Ногъманова тыл хезмәтчәненә җылы теләк-котлауларын җиткереп, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медален дә ташырды. Бу көнне юбилярны якыннары, туганнары белән бергә район баршкарма комитеты җитәкчесе урынббасары Әлфия Галәветдинова, авыл җирлеге башлыгы Валентина Яковлева да тәбрикләде.
Тантана хуҗасы бар гомерен туган авылына багышлый. Яшьтәшләре кебек үк мәктәпнең башлангыч сыйныфын тәмамлау белән хуҗалык эшенә керешә. Ә сугыш елларында ул торф чыгару эшендә була. Сугыш тәмамлангач та авылга кайтып төпләнә, төрле хуҗалык эшләрендә эшли Агреппина Кадяшева.
- Гомере буе таза тормыш белән яшәде апабыз, - ди бетуганының улы Павел. - Кияүгә чыгып, гаилә коып яшәмәсә дә, ир-атлы гаиләләрдән ким яшәмәде. Бакча утыртты, терлек - туарлар асрады. Бертуганы Ольга белән яңа йортка кадәр салып чыкты. Әле дә хәтеремдә аның аяклы "Зингер" тегү машинасы, туку станогы бар иде. Кулыннан килмәгән эше юк иде. 87 яшькә кадәр берүзе яшәде, менә соңгы өч елда безнең гаиләгә алып кайттык апабызны.
Әбинең тормышны яратуына, аның әле дә кызыксынучан булуына күпләр сокланырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат