“Цифрлы” китаплар
Тиздән районда модельле китапханәләр пәйда булачак, аның ярдәмендә укучылар кирәкле китапларын өйләреннән чыкмый торып та таба алачак. Мондый китапханәләр оештыру озак сроклы республика максатчан программасы кысаларында планлаштырыла.
- Якын араларда компьютерлар, күпфункцияле җайланмалар (копирлар, сканерлар, принтерлар), телевизорлар, шулай ук коммутаторлар кайтару көтелә, - ди Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Роза Липатова. - Барлык бу техника безгә бердәм китапханәләр челтәренә тоташу мөмкинлеге бирәчәк. Аның ярдәмендә һәр укучы ерак арадан да теге яки бу китапханәдә үзенә кирәкле китапның булу-булмавы турында белә ала. Ә алга таба - басма китапларны цифрлыга әверелдергәч - тиешле нөсхәне көтеп торуның кирәге калмаячак, аның электрон версиясен укып булачак, - ди.
Әлегә бу яңалык балалар, Колбай Мораса, Мамык һәм Биляр Озеро китапханәләренә генә кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев