Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Цифрлы телевидение әлегә тест режимында эшли

"Нурлатка цифрлы телевидение килүе турында республика матбугатында хәбәр чыкты. Ул кайчан чынлап торып эшли башлар икән?"

Әлеге сорауга җавап бирүен үтенеп, без "Нурлат" ТРКсы директоры Резидә Гиняевага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне хәбәр итте:
- Чыннан да, узган ел ахырында Биләр радиотелеүзәгендә DVB-Т2 форматлы цифрлы тапшыргыч монтажланды һәм тест режимында беренче мультиплекс эшли башлады. Тапшыргычның куәте - 10 киловатт, һәм ул Нурлат районына сыйфатлы теле- һәм радиосигналлар килүне тәэмин итә. Әмма бу әле бүгеннән бар кеше дә телетапшыруларны цифрлы сыйфатта карый ала дигән сүз түгел. Эш шунда ки, цифрлы сигналларны яхшы сыйфатлы антенналар булганда һәм DVB-Т2 форматлы приставкалар ярдәмендә яки шундый махсус җайланма урнаштырылган яңа заманча телевизорлар аркылы гына кабул итеп була. Бары шул очракта гына сез бүген үк беренче мультиплекска кергән 1нче, "Россия", "Россия-2 (Спорт)", "Россия-24", "Россия-К (Культура)", "НТВ", 5нче, "Карусель", "Петербург-5" телеканалларын карый һәм "Вести-ФМ", "Маяк", "Радио России" радиоканалларын тыңлый алачаксыз. Әлегә болар тест режимында.
Быел Биләр радиотелеүзәгендә икенче мультиплексны эшкә җибәрү буенча да эшләр башланды. Параллель рәвештә Нурлат районы территориясендә мини-ретрансляторлар төзеләчәк. Цифрлы сигналларның сыфатын яхшыртуга булышлык итәчәк әлеге объектлар Андреевка, Мамык, Торняс һәм Елаур авылларында торгызылыр дип көтелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телевидение “Нурлат” ТРКсы