26 апрель - татар халкының бөек шагыйре
Габдулла Тукай туган көн
Тукай мәхәббәте
Моңлы сазын, әй, уйната язмыш
Тумыштан ук моңлы шагыйрьдән.
Шагыйрь җанын аңламаган әйтер
Чыга соң дип, ул моң кай җирдән?!
Шул мөкаддәс моңлы сазы белән
Күңел кылларына кагылып,
Бер мизгелдә шагыйрь мәхәббәте
Асылташтай китә чагылып.
Тукай мәхәббәте! Аннан да саф
Сөю булмагандыр җиһанда.
Ул самими-садә хис туадыр
Мәхәббәт сугарган җанда.
Мондый изге, мондый яшерен сөю,
Мондый илаһи хис бар кайда?!
Шигърияттә таулар күчерерлек
Көч булган ич шуңа Тукайда!
Саклаганга тел-теш тидерүдән
Һәм сакланып шиһвәт хисләрдән,
Тукай мәхәббәте гасыр кичеп
Сулмас гөлдәй тамыр җибәргән...
Фәүзия Мөхәммәтова
Нет комментариев