Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Тынычланырга иртә әле

12 майдан махсус режимга кертелгән кайбер үзгәрешләр безне күпкә тынычландырды: урамнар, кибетләр һәм башка объектларда махсус режимның беренче көннәрендәге сыман саклану чаралары күрелми. Күрәсең, юкка – инфекция әле чигенмәде һәм санитария таләпләре турында онытырга ярамый.

Без районда 15 очрак буенча эшләдек, – дип кичәге көнгә хәл белән таныштырды Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Алсу Әбделганиева. – Шуларның 4се савыгып хастаханәдән чыкты, 8е стационарда, өчесе өйдә дәвалана. Республикада чәршәмбе көнне коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы теркәлгән иде, шуларның өчесе – нурлатлылар. Әлеге мәгълүмат республиканың коронавирус инфекциясе таралуга контрольлек итү буенча оператив штабыннан алынды. – Безгә уяулыкны югалтырга ярамый. Элеккегечә үк битлек-бияләй режимын төгәл үтәргә, антисептиклар кулланырга, кулларны ешрак юарга, җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне сакларга кирәк, – дип киңәш итә Алсу Әбделганиева. Шулай ук бик кирәге чыкмаганда поликлиникага барып йөрмәскә кирәк, температура күтәрелгәндә, хәл начарайганда табиб консультациясен һәрчак телефон аша алырга була. Телефон номерлары безнең nurlat-tat.ru сайтында урнаштырылган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев