Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Төзелеш сезоны-2018 старт алды һәм инде көч җыя бара

Каядыр капиталь ремонт башланган, ә Урта Камышлы авыл җирлеге башкарма комитетының бер катлы бинасы фундаменты өчен ике көн эчендә чокыр казылган.

Төзүчеләр һава торышына да карамый: урамда 27 градус салкын, ә алар тагын да кызурак эшлиләр сыман. Менә авыл кешеләре дә бу көннәрдә яңарган балалар бакчасы янындагы буш урынга бер-бер артлы төзелеш техникасының килүен, кызыл-сары жилетлар һәм төзелеш каскалары кигән ташчыларның бер минут та туктап тормыйча эшләүләрен күзәтәләр. "Грата" төзелеш предприятиесе прорабы Рәмис Әһлиуллин сүзләренчә, алар көн буе, караңгыланганчы эшлиләр икән. Бәлки, фундамент салу өчен әзерлек эшләрен ике көн эчендә төгәлләүләре дә шуңа булгандыр.

- Әлбәттә, бу да йогынты ясады, материалларны да алдан кайгырттык, - диде прораб. - Ышанычлы поставщик белән эшлибез, сроклар белән өзеклекләр килеп чыкмасын, төзелеш материаллары ГОСТка туры килсен дип тырышабыз. Әмма иң мөһиме - ышанычлы эшчеләр. Бу объектта аларның барысы да әлеге авылдан диярлек. Без, әлбәттә, аларны бу авыл кешеләре булганлыклары өчен түгел, ә алдагы эшләренә карап алдык. Барысы да тәҗрибәлеләр.

Фундамент - теләсә нинди төзелешнең нигезе. Шуңа күрә күп нәрсә аның сыйфатына бәйле. Александр Кузьмин нивелир белән фундамент блоклары салыначак проект тамгаларын сала.

Әлеге инструмент дөрес тамга салырга, ераклыкны, фундамент тигезлеген билгеләргә ярдәм итә, - диде ул. - Мәгълүматларны кат-кат тикшерәбез, кирәк булган җирдә ком сибәбез, артыкка китсә, алып атабыз. Ком сиптек, аңа махсус блоклардан 30 сантиметрлы фундамент салачакбыз. Бу зур ныклык бирәчәк.

Реклама

Бригадир Алексей Кузьминның да башка иптәшләренеке кебек үк төзелештә тәҗрибәсе зур. Аларның һәркайсы бу тармакка үзләреннән шактый өлеш керткән. Мәсәлән, Геннадий Евдокимов шәһәр Мәдәният сараен үзгәртеп коруда, тимер юл вокзалы төзелешендә катнашкан. Иван Кузьмин әле яшь булуына да карамастан, Чистайда да, Казанда да социаль объектлар төзелешендә эшләргә өлгергән. Шуңа да прораб аларның һәркайсына ышана. Өстәвенә, төзүчеләр бер-берләрен алмаштыра да ала. Менә монолит боҗра өчен эретеп ябыштырып каркас ясаучы Геннадий Перепелкинны шунда ук Олег Кузьмин алыштырды: тегесе шунда ук башка хезмәттәше белән яңа килеп туктаган машинадан цемент бушатырга ашыкты. Кичә иртән нигез блоклары китергәннәр, аларны өч рәт итеп салачаклар. Бригада әгъзалары графиктан чыкмабыз, дип ышаналар. Февраль бураннары төзәтмәләр кертмәсә инде, әлбәттә.

Бар да яхшы булса, киләсе атнада нигез эшләрен тәмамлаячакбыз, - ди Рәмис Әһлиуллин. - Шоколад төсендәге һәм сары газобетон белән силикат кипечтән стеналарны да бер ай эчендә түбә астына күтәрә алырбыз дип ышанам. Объекттагы бар эшләрне дә башкарачакбыз: эчке эшләр дә башкарылачак, коммуникацияләр дә сузылачак. Бинага суүткәрү һәм канализация торбасын чыгару өчен "гильза"лар әзерләдек, алар фундаментка урнаштырылачак.

"Грата"ның ничек эшләвен камышлылылар беләләр инде: күптән түгел төзелеш компаниясе авылда балалар бакчасына капиталь ремонт ясаган. Һәм, прораб әйтүенчә, ул чагында аларга дәгъва булмаган. Шуңа да бу объектта да алар зур тырышлык куеп эшлиләр. Һәм ташчылар эшләрен тәмамлау белән түбә ябучыларга чират җитәчәк. Прораб әйтүенчә, бригада әзер инде һәм эшкә керешергә әзер. Ташчылар да эшләрне озакка сузмаска ниятли: аларны башка төзелеш объектлары көтә бит. Чөнки сезонга старт бирелде, ә җәйгә тәҗрибәле төзүчеләргә ихтыяҗ зур булачак. Алар үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтте бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X