Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Укучыларга Әфганстан батырлары турында фильм күрсәтелде

Шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен киночара үтте. Ул Әфган Республикасы территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләрнең батырлыгына багышланган иде.

Чараның беренче өлешендә кунаклар-Әфган хәрби хәрәкәтләрендә катнашучылар - запастагы полковник Мөнир Әхмәтшин, разветротаның запастагы сержанты Зариф Кәбиров, запастагы рядовой Валерий Глухарев, подполковник Илдус Мазияров чыгыш ясадылар. Алар ул еллардагы хаәтирәләре белән уртаклаштылар, хәрби дуслык, оешканлык турында сөйләделәр. Ватан турында әлеге очрашу-сөйләшү беркемне дә битараф калдырмады. Чараның икенче өлешендә "Русская жертва" дип аталган әдәби-документаль фильм күрсәтелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ђфганстан "Русская жертва" фильмы