Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Урта Чаллыдан Суфия Мөхәммәтованың өч улы Чечняда сугыш аша үткән

Боларның барысы да Урта Чаллы авылында гомер кичерүче Суфия апа Мөхәммәтованың йөрәге аша узган. Ана йөрәге диңгездән тирән, диләр. Халык тәҗрибәсе, вакыт белән сыналган хакыйкать бу.

Суфия Мөхәммәтова да шәхси үрнәге белән раслый әлеге сүзләрне. Аның кичерешләре, ул канлы вакыйгалардан соң инде ике дистә елдан артыграк вакыт узса да, бүген дә йөрәк яраларын кузгата. – Олы улыбыз Ринат хәрби хезмәтен Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәрендә үтә башлады, – дип хатирәләрен барлады Суфия Галиулла кызы. Әңгәмә барышында күзләреннән яшь тамчылары бер дә китмәде диярлек: – Көннәрнең берсендә ике конверт тулы фотосурәтләр килеп төште, эчендә бары бер җөмлә: “Әни, без командировкага киттек”, – дип язылган. 1995 елның гыйнваре иде бу. Телевизордан Чечняда сугыш башлануы турында бертуктаусыз сөйлиләр. Күңелгә шик керде, ашау-эчү бетте. Үзеннән бер хат та юк. Көн саен диярлек хәрби комиссариатка барып, нинди дә булса хәбәр әйтегез, дип сорыйм... Шулай да ярты елга бер хәбәр килеп ирешә. Аның көнен Суфия апа бүгенгә кадәр хәтерли: 6 мартта Түбән Кама шәһәреннән кичке 6га сөйләшү пунктына чакырып телеграмма килә. Мөхәммәтовларның ул шәһәрдә бер генә туганнары, танышлары да юк. Ул чорда халык арасында мәетләрне Түбән Камага кайтаралар икән дигән сүз таралган була, Суфия апа белән Шәфигулла абый кичкә кадәр вакытны җиткерә алмыйча, берничә тапкыр “үлеп тереләләр”. – Бер ир кешенең телефоннан: “Сез Мөхәммәтовлармы? Улыгызның кая икәнлеген беләсезме?” – дигән сүзләрен ишетүгә үк трубкам төшеп китте, тормыш иптәшем идәнгә шып итеп килеп утырды, – дип сөйли Суфия Галиулла кызы. – Әле ярый безнең белән сеңелебез барган иде, ул, югалып калмыйча, шалтыратучы белән сөйләшә башлады. Ачыкланганча, гуманитар ярдәм белән Чечняга баргач, ике татар малае, әти-әниләренә хәбәр бирүен үтенеп, аңа адресларын язган икән. Шуларның берсе безнең Ринат булган. Ул көнне кичергән шатлыгыбызны сүз белән аңлата торган түгел, нинди генә бүләк бирсәләр дә, улыбызның исәнлеге турындагы хәбәрдән дә кадерлерәк әйбер булмас иде. Улларының язмышы өчен хәсрәтләнү эзсез үтми: Шәфигулла абый киләчәктә гомерен күпкә кыскартачак беренче инсультын шул вакытта ала, Суфия апаның да сәламәтлеге какшый. Шөкер, Ринат, хезмәтен намус белән үтәп, исән-сау әйләнеп кайта. Әмма гаиләгә җан тынычлыгы белән озак яшәү насыйп булмаган икән: армия сафларына алынган игезәкләр Альберт белән Айратка да сугыш уты кагыла: Чечняда хәрби хәрәкәтләрнең икенче дулкыны башлана. – Балалардан “Без Чечняга киттек”, – дигән хат килгәч, Ринат: “Алар анда түзә алмаслардыр!” – дип өйдән чыгып ук китте, – дип искә ала Суфия апа. – Улларымның берсенең дә армиядән кайткач та, хәзер – ул дәһшәтле көннәр онытыла башлагач та анда күргәннәрен сөйләгәннәре юк... Язмыш аяусыз шул, Суфия Мөхәммәтовага ул алда тагын да зуррак сынаулар әзерләп куйган булган икән: гаилә өчен кара кайгы билгесе сугылган 2002 ел бер-бер артлы тормыш иптәшен, әнисен, бертуган энесен якты дөньядан алып китә. Берничә елдан үзе дә авыр операция кичерә. “Тормыш туктаган кебек булды”, – диде ул вакыйгаларны күңеле аша тагын бер кат үткәргәндә әңгәмәдәшем. Бүген йөрәген сарып алган хәсрәтне таратучы газиз уллары белән кунакчыл киленнәре, берсен-берсе куып үсеп килүче сөекле оныклары янында. Алар аның төп терәкләре, юанычлары, ярдәмчеләре. “Биш оныгымның дүртесе, тагын оныкчыгым да малайлар бит, күпме солдат үсеп килә. Сугышлар гына булмасын иде”, – диде Суфия Мөхәммәтова хушлашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев