Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Урта Камышлыда яшәүче Игорь һәм Румия Петровларның инкубаторийларында атна саен 12 меңешәр чеби “тишелә”

​​​​​​​Табигатьнең яңа тормыш башлану белән ассоциацияләнүче яз айларында Петровларның инкубаторийлары да чын мәгънәсендә яңа тормыш өрү урынына әверелә.

 Һәр атна саен биредә гап-гади йомыркалардан дистәләгән мең нәни чебиләр борын төртә. Барысы да сап-сары йомгак кебек, язгы кояшның нәкъ үзе төсендә инде менә.

Петровларның бу юнәлештә эшли башлауларына ун ел булган икән быел. Әлбәттә, эшне әле башлап кына килгәндә кайчандыр мондый күләмнәргә чыгу турында хыяллана да алмаганнар. Үзләре искә алуларынча, беренче елда бер партиядә чеби чыгарганнар һәм аны кая илтергә белми аптыраганнар. Хәзер инде бар да җайга салынган, бар эш алдан билгеләнгән план буенча алып барыла.

Реклама

Башта инкубаторлары өй подвалында урнашкан булса, узган ел алар өчен 200 квадрат метр мәйданлы инкубаторий төзеп куйганнар. Бина җылытыла, иркен һәм якты. Биредә инкубаторларга да, урнаштырыласы йомыркаларны һәм тартмаларны сакларга да урын җитәрлек. Алга таба киңәйгән очракта да запас зур әле.

Безнең игътибарны бер рәткә тезеп куелган ак шкафларның эчендәге тормыш күбрәк кызыксындырды.

– Менә болары – әзерлек инкубаторлары. Биредә йомырка лар 18 көн тора, – дип өч шкафны күрсәтә Игорь. Аларның һәркайсына 14әр мең данә йомырка урнаштырылган икән. Әлбәттә инде, бар да автоматлаштырылган, эчке яктагы температура режимы һәм башка параметрларны да ишектәге электрон таблодан укып була. – Аннан соң аларны менә бу – чыгару инкубаторына күчерәбез. Бусында ике-өч көн эчендә чебиләр чыгып бетә.

Чыгару шкафында катлыкатлы итеп тезеп куелган челтәрле тартмаларның һәркайсында яңа гына йомыркадан чыккан 12 меңләп йомшак чеби этешеп-төртешеп әвәрә килә, ишекне ачу белән бөтен бина аларның тавышына күмелә.

 – Бу партияне тулысы белән иртәгә Биектаудан килеп алып китәчәкләр. Алар урынына әзерлек шкафындагылар күченәчәк. Бушаганнарына яңа йомыркаларны урнаштырачакбыз. Чебиләр гадәттә 21 көн эчендә чыга. Шулай итеп, марттан июнь аена кадәр һәр атна саен яңа партия кабул итәбез, – диләр Петровлар. Йомыркалар дигәннән, а л а р н ы ң н и г е з д ә Чехиядән кайтарылганнарын сатып алалар икән. Алдагы ел өчен йомыркаларны әле җәен сезон тәмамлану белән үк кайгырта башлыйлар.

Әлегә инкубаторларда нигездә бройлер чебиләре “тишелсә”, алга таба үрдәк, каз бәбкәләре, мулардлар да чыгарачаклар әле. Аларына да нурлатлылар арасында ихтыяҗ зур. Һәр партиянең кайчан чыгасын белешеп кенә торалар, чеби, бәбкә эзләп ерак араларга йөргәнче, якыннан гына килеп алу күпкә отышлырак бит.

Ә инкубатордагы кызыклы тормыш Игорь һәм Румия Петровларның балаларында да зур кызыксыну уята. 17 яшьлек Арина, 12 яшьлек Артем да биредә еш булып, әти-әниләренә төрлечә ярдәм күрсәтергә ашыга. Ә менә кечкенәләре Кириллга ике генә ай әле. Петровлар аның да, һичшиксез, чын ярдәмче булып үсәсенә ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X