Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Уҗымнар ничек кышлый?

Яңа елның беренче ае температура рекорды куя.

Чулпан метеорология станциясеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, гыйнварның беренче декадасында уртача температура нормадагыдан 9, ә икенче декадасында 13 градуска югарырак булган. Метеостанция техник-метеорологы Наталия Матвеева әйтүенчә, бу көннәрдә һава торышында әлләни үзгәрешләр көтелми – шулай ук юеш карлы җылы көннәр торачак, ә менә иртәгә һәм берсекөнгә төнлә белән температураның -9га кадәр төшүе ихтимал. Аннан янә җылылар көтелә. Аномаль һава торышы исә иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы тармагында мәшгуль булганнарны борчый, температураның уйнап торуы көздән чәчеп калдырылган уҗым культураларына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ә районда аларның мәйданы – 16 мең гектар. – Декабрь аенда кар катламы ятканчы ук урыны белән -24 градуска кадәр суыклар күзәтелде. Бу уҗым культураларының 10 процентка якынына зыян салырга мөмкин. Хәзер исә, киресенчә, аномаль җылы, бу да үсемлекләрне зәгыйфьләндерә, аларның кышка чыдамлылыгы кими. Гомумән, температура тирбәлеше уҗымнарга начар тәэсир итә, – дип аңлатма бирә агрометеоролог Александр Матвеев. Районның авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсендә карның бик аз булуы һәм көннәрнең җылы торуы уңаеннан борчылу белдерсәләр дә, хәл әлегә куркыныч түгел дип саныйлар. – Тармаклану урынында шикәр 11 проценттан кимрәк булса, бу үсемлекләр өчен куркыныч санала. Ә алынган соңгы үрнәкләр шикәрнең 27-30 процент булуын күрсәтте, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәфис Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев