Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яңа елга әзерлек башланды

Районда Яңа елны каршы алуга әзерлек эшләре ноябрь аенда ук башланды.

Бу көннәрдә инде Яңа ел программасы буенча репетицияләр, шәһәр-авылларны бәйрәмгә әзерләү һәм бизәү мәшәкатьләре бара.
Соңгы елларда биналарның фасадларын бизәү буенча беренчелекне бирмәгән "Нурлатнефть" НГДУсы бу эшкә 25 ноябрьдән тотынган икән.
-Төп бинадан тыш, берүк вакытта тагын 10 объектның, базаның административ биналарын бизибез. Моннан тыш, социаль объектлар - "Чияле Алан" ял базасы, Марат Хуҗин исемендәге спорткомплекс, тулай торакны яңа елга бизәү дә безнең җилкәдә, - ди "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигының гомуми, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Ильяс Әндаров. Быел "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов инициативасы буенча төзекләндерелгән Яшьлек микрорайонындагы балалар мәйданчыгын Яңа елга әзерләүне дә нефтьчеләр үз өсләренә алганар. Быел тагын бер- "Балалар мәйданчыгын бизәү" дигән номинациядә дә катнашырга булдык, ди И.Әндаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлатнефть ТР Дђњлђт Советы спорткомплекс