Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Субсидия кемгә бирелер?

Яңа Иглай авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кош-кортлар һәм терлекләр күпләп асрала.

Яңа Иглай авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кош-кортлар һәм терлекләр күпләп асрала. Агымдагы елда чебиләр, каз һәм үрдәк бәбкәләре сатып алуга тотылган чыгымнарының бер өлешен каплау өчен 54 гаилә дәүләттән бирелә торган субсидиягә документлар тапшырган. Субсидиянең гомуми күләме 448 мең 700 сум тәшкил итә. Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы 107 гаилә исә савым сыерларына терлек азыгы алуга, ветеринария-профилактика чаралары үткәрүгә тотылган чыгымнарын каплау өчен 1 млн 512 мең 600 сум күләмендә субсидиягә документлар тапшырган. Авыл җирлегендә 389 хуҗалыкта 1173 кеше яши. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 1142 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 415 савым сыер асрала, кош-кортларның саны – 100 меңнән артык.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X