Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Якташыбызның ярдәмен тоеп

    "Балалар үсеше үзәге - балалар бакчасы"нда тиздән физиотерапия кабинеты эшли башлаячак.

    Моннан ике ел элек әлеге кабинет өчен җиһазларны якташыбыз, "ВОЛГА - КРЕДИТ БАНК" ААҖ генераль директоры Александр Мануйлов бүләк иткән иде. Быел исә якташыбыз балалар бакчасының шартларын тагы да уңайлырак итү өчен янә 100 мең сум акча бүлеп биргән. Әлеге средстволарга балалар бакчасында ишекләр алмаштырылган, янгынга каршы сак сигнализациясе эшләнгән һәм шәфкать туташы физиотерапия буенча өстәмә укулар үтеп кайткан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: