Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Якты Күл авылында ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов белән очрашу узды

Халыкара туган тел көне алдыннан район күләмендә оештырылган татар әдәбияты бәйрәме кысаларында биш авылда халкыбызның танылган язучылары, әдәбият галимнәре белән очрашулар үтте.

Якты Күл мәдәният йортында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов белән очрашуга Яңа Иглай мәктәбе укучылары, авыл халкы килгән иде. Чара җирле шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе Әлфия Галәветдинова, бүлекчә әгъзалары катнашында узды.
Очрашу барышында тамашачылар Данил Салиховның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, Фәүзия Мөхәммәтова башкаруында шигырьләрне әсәрләнеп тыңладылар. Якты Күл һәм Югары Нурлат мәдәният йортлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы, Гөлсинә Фәтхетдинова һәм Рушания Фәйзуллинаның җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Очрашу Якты Күлнең өлкән кешеләре – 91 яшьлек Фәйрүзә Яруллина һәм 80 яшьлек Галия Яруллинада да зур кызыксыну уятты.
Чара җанлы әңгәмә белән үрелеп барды. Тамашачылар Данил Салиховка бүгенге татар эстрадасы, әдәбияты турында сораулар бирделәр. Әлеге авылда туып-үскән, бүгенге көндә Самара өлкәсенең Яңа Нурлат авылында гомер кичерүче Фәнүзә Кәримова үз иҗат җимешләре белән таныштырды. Аның шигырьләре каләм ияләрендә ул зур хуплау тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев