Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яшь нефтьчеләр тикшеренүләрен тәкъдим итте

27 майда "Нурлатнефть" НГДУсында яшьләрнең фәнни-гамәли конференциясе үтте. Яшь нефтьче-тикшеренүчеләрне предприятиенең баш инженеры Равил Әхмәдиев сәламләде. Аннан идарәнең баш белгечләреннән торган эксперт комиссиясе 80 катнашучы тәкъдим иткән 86 эшне карарга керештеләр. Көн дәвамында НГДУның яшь хезмәткәрләре чыгышлар ясадылар һәм нефть чыгару өлкәсендәге актуль темаларга фикер алышынды. - Безнең яшьләр производство...

27 майда "Нурлатнефть" НГДУсында яшьләрнең фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Яшь нефтьче-тикшеренүчеләрне предприятиенең баш инженеры Равил Әхмәдиев сәламләде. Аннан идарәнең баш белгечләреннән торган эксперт комиссиясе 80 катнашучы тәкъдим иткән 86 эшне карарга керештеләр. Көн дәвамында НГДУның яшь хезмәткәрләре чыгышлар ясадылар һәм нефть чыгару өлкәсендәге актуль темаларга фикер алышынды.
- Безнең яшьләр производство чыгымнарын азайтуга һәм хезмәт шартларын яхшыртуга зур игътибар бирә, - дип билгеләп үтте Яшь белгечләр советы рәисе Рәшит Бакиров.
Коференция нәтиҗәләр чыгару белән төгәлләнде. Эксперт комиссиясе җиңүчеләрне билгеләде: 31 катнашучыга дипломнар тапшырылды. Аларның иң яхшылары "Татанефть"нең Лениногорскида узачак йомгаклау яшьләр фәнни-гамәли конференциясенә барачак.
Реклама
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X