Җыелышлар башланды
"Бердәм Россия" БСПнең Нурлат бүлеге башлангыч оешмаларында партиянең XII съезды материалларын өйрәнү һәм алда торган РФ Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек мәсьәләләренә багышланган җыелышлар башланды.
Аның беренчесе дүшәмбе көнне шәһәрнең Нефтьчеләр башлангыч оешмасында узды. Көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча чыгышны оешма секретаре Минсалих Әюпов ясады, сөйләшүдә җирле бүлекчәнең сәяси советы әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев