Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

ЙӨРӘКЛӘР ИГЕЛЕК ДИП ТИПСЕН

Җылы сүз, кайгырту, ягымлы караш... Әлеге гап-гади нәрсәләр кайчагында сүнеп баручы йөрәкләрдә яшәү дәрте уятырга, көч бирергә сәләтле. “Бердәм Россия” партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең “Игелекле йөрәк” проекты нәкъ менә игелек өләшү һәм яшь буында мәрхәмәтлелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән дә.

Партия проекты кысаларында оештырылган чираттагы “Ветеранга адреслы ярдәм” акциясе бүлекчәнең тарафдарлар Советы, мәктәп укучылары, “Яшь гвардия”, “Форпост” оешмалары әгъзаларын берләштерде. Шул көннәрдә алар Бөек Ватан сугышы ветераны Мохтар ага Сафин янында булып, ветеранны Бөек Җиңүнең якынлашып килүче 75 еллыгы белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар һәм өй эшләрендә ярдәм күрсәттеләр. – Без бу гаиләгә 9 еллап йөрибез инде. Элеккеге сыйныфым мәктәпне тәмамлады. Хәзер менә 6нчылар белән киләбез. Яз-көз айларында тәрәзә каршындагы бакчада булышабыз, ә кышын өйдә вак эшләрне башкарабыз, узган килүебездә гөлләрне күчереп утырткан идек, – ди 9нчы мәктәпнең “СМС-балалар” хәрәкәте кураторы, сыйныф җитәкчесе Евдокия Спасова. Укучылар тузан сөрткән, гөлләргә су сипкән арада Мохтар аганың тормыш юлдашы Асия апа чәй яңартырга өлгерде һәм җылы аралашу өстәл артында дәвам итте. Шул көннәрдә гаилә корып яши башлауларына 68 ел булачак икән Сафиннарның. Күпләрне сокландырырлык, үрнәк тормыш юлы узган алар. – Мохтар белән очраклы гына таныштык. Апам белән урамнан кайтып барабыз шулай. Ул алдан баручы ике егеткә игътибарны юнәлтте. “Кара әле, нинди чибәр егет”, – дип хәрби кием кигән Мохтарга күрсәтә. Ә мин ике дә уйлап тормыйча: “Бер тиенлек прәннек кебек”, – дип әйткәнемне хәтерлим. Шул егеткә өч көннән кияүгә чыгармын дип кем уйлаган ул вакытта, – дип беренче танышуларын елмаеп искә төшерә Асия апа. Ә Мохтар аганың бөтен гомере хәрби хезмәттә узган дисәк тә ялгыш булмас. 10 сыйныфны яңа гына тәмамлаган егет 1944 елда фронтка чакырыла, 254нче укчы полкта хезмәт итә, Җиңү көнен Литвада каршы ала. Сугыштан соң 7 ел хезмәт итә, аннан соң да 30 елга якын гомерен хәрби хезмәткә багышлый, майор званиесендә отставкага чыга. Ул елларда Сафиннар гаиләсе бөтен ил буйлап йөри – Эстония, Литва, Урал, Латвия, Калининград... Аларның тормыш юлы исә акциядә катнашучылар, аеруча мәктәп укучыларында зур кызыксыну уятты. – Мондый чараларда катнашып, яшь буын тере ветераннар белән якыннан аралаша, аларда игелек инициативасы һәм җаваплылык, ватанпәрвәрлек тәрбияләнә. Инде өч ел дәвамында тормышка ашырыла торган җирле проектыбыз ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән бергә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр һәм башка игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, – ди партия проектының кураторы, тарафдарлар Советы рәисе Ольга Пакшина. Әлбәттә инде, очрашулар вакытында партиялеләр нурлатлыларның тормыш-көнкүреше, аларны борчыган мәсьәләләр белән дә кызыксыналар. Менә Сафиннар да үз проблемаларын җиткерергә ашыкты – подъездда пандус ясасыннар иде дип хыяллана алар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан ветераннарның бу хыялын тормышка ашырасы иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X