Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Югалганнар табыла

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы бүлегендә "Розыск" операциясе төгәлләнде. Аның барышында полиция хезмәткәрләре элек җинаять кылып, хәзерге вакытта эзләүдә булган 2 затны эзләп тапканнар.

Нурлат ОВДсының кизү частена 23 августта нурлатлы Александр Савельевтан әнисенең югалуы турында хәбәр керә. Якушкино авылында яшәгән 1926 елгы Зоя Савельева өйдән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Соңгы арада ул хәтере начараюдан интеккән була. Октябрь ае уртасына кадәр бүлек хезмәткәрләре авыл халкы белән берлектә Якушкино һәм Чулпан авыллары арасында эзләү эшләре алып баралар. Биляр Озеро һәм Чулпан авыллары территорияләрен һәм Чирмешән елгасы тирәсен ныклап тикшергән вакытта Савельеваның мәете табыла. Медицина экспертизасы белгечләре әлеге вакыйгада бернинди дә криминал булмавын хәбәр иткән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X