Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • ЮХИДИ хезмәткәрләре Нурлат балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерә

    Укучылар рәхәтләнеп ял итсен өчен, олылар каникулларның мавыктыргыч, ә иң мөһиме имин узуын кайгырта. Бу чорда профилактика эшләренең күп өлеше ЮХИДИ хезмәткәрләренә төшә. Каникулларның беренче көненнән үк алар балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерә башладылар.

    - Узган елгы статистика бер дә сөендерми, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. - Шуңа да җәйге каникуллар чорында балалар арасында пропаганда эшләрен бер дә туктатмыйбыз. Балаларга велосипед руле артына 14 яшьтән генә утырырга рөхсәт ителсә дә, күп ата-аналар моңа игътибар итми.
    Бу көнне инспекторлар шәһәрнең 4нче мәктәбендәге "Бригантино" мәктәп лагерена юл тотты. Биредә ял итүче 70 бала өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре мавыктыргыч һәм эчтәлекле программа оештырганар иде. Бу көнне алар үзләрен яшь юл хәрәкәте инспекторлары ролендә дә сынап карадылар. Сорауларга җаваплар бирделәр, рәсемнәр ясадылар һәм һәркайсы бүләкләр алды.
    Лагерьга йөрүче 5нче сыйныф укучысы Надежда Пайдуганова юл хәрәкәте кагыйдәләрен яттан белә. Бу көнне ул инспекторның барлык сорауларына да "5"лелек җавап бирде.
    - Мәктәптә дә, өйдә дә иминлелек темасына даими сөйләшүләр алып барабыз, - ди кыз.
    Шунда ук ЮХИДИ инспекторы Ринат Мөгайнетдинов балалар урындыгы проблемасына да тукталып үтте.
    - Олылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү белән бергә, моңа үз балаларын да өйрәтсеннәр иде. Кызганыч, күп шоферлар иминлек каешларына, балалар урындыкларына игътибар бирми. Ә бит безнең максат уртак-балаларыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклау.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: