Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Юлламалар бирелә башлады

    1 июньнән районда балаларны 2014-2015 уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә комплектлау эше башланды.

    10 көн эчендә районда "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша 473 балага балалар бакчасына юллама бирелгән инде.
    - Балаларын бакчага урнаштырырга гариза биргән ата-аналар ТР дәүләт һәм муниципаль порталы кереп үзләренең чиратларын карап, контрольдә тотарга тиешләр, - ди район мәгариф идарәсе методисты Гөлсинә Измайлова. - Май аенда 526 бала балалар бакчаларыннан мәктәпкә китте. Хәзер шул урыннарны комплектлау эше бара. Тагын 200 балага юллама бирү планлаштыра әле. Порталда статус "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юлланды" дигәнгә үзгәргәч, ата-аналарга 1 айдан үзләренең балалар бакчасына барып, кабул ителергә тиешләр.
    Балаларны балалар бакчаларына урнаштыру 31 августка кадәр барачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: