Бу көннәрдә "Татнефтедор" ОООсы НУАДы хезмәткәрләре өчен "кызу" чор.
Апрель башында төзекләндерү эшләренә тотынган өч бригада чокыр ремонтын киң масштабта алып бара. Бу көннәрдә НУАД хезмәткәрләре нигездә әйләнеч юлларда эшлиләр. Әнә, мастер Павел Алексеев җитәкчелегендә эшләүче җиде кешелек бригада әле шул көннәрдә генә Нурлат-Тимерлек автоюлында 2 километр арада, Кариев урамында 1200 метр юлда чокыр ремонты ясаган. Ә узган атнада без аларны Нурлат-Кошки әйләнеч юлында очраттык. Биредә 660 метрда ремонт эшләре башкарылган. Бригаданың үз техникасы - 2 катогы, су сибү-юу машинасы, грейдер, щеткалы МТЗсы бар. НУАД хезмәткәрләренең бер төркеме юл кичүен төзекләндерү эшләре белән мәшгуль иде бу көнне.
- Алда телгә алынга юллар НУАД карамагында. Без аларны ел әйләнәсе карап, чистартып, төзекләндереп торабыз, - ди мастер.
Нет комментариев