Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Юлы да, эше дә бар

Кичә "Татнефтедор" ОООсының Нурлат автоюллар идарәсе коллективында булган җыелышта сүз быелның 10 аендагы эш нәтиҗәләре турында барды.

Ә райондагы бердәнбер юл төзү оешмасы булган идарә коллективы автомобиль юлларының саллы өлешен карап һәм ремонтлап тоту буенча да, юлларның яңаларын салу юнәлешендә дә күләмле эш башкара. Җыелышта чыгыш ясаучылар бу җәһәттән үзләренең быел 10 айда башкарган 204,5 млн сумлык эшләренең 160 миллионы дәүләт юл хезмәте заказлары буенча эшләнүен әйттеләр. Ул гына да түгел, әлеге эшләрнең саллы өлеше федераль программа буенча финансланган Якты Күл һәм Некрасовка юллары төзелешендә булды. Җыелышта сүз алучылар моны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең социаль-иктисадый үсеш программаларын эзлекле гамәлгә ашыруга юнәлтелгән курсының нәкъ менә төбәкләрдә, урында реаль чагылышының бер үрнәге булуын билгеләп үттеләр. Бер үк вакытта, идарә буенча айлык уртача хезмәт хакы да үсеп, 22 мең сумнан арткан. Юлчыларның хезмәт хакы районның икътисад тармагындагы уртача хезмәт хакыннан шактый югары булуын җыелышта катнашып сүз алган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Һади Садыйков та билгеләп үтте. Ул шулай ук шәһәрдә һәм районда нәкъ менә федераль үзәк һәм республика җитәкчелегенең кайгыртуы, район җитәкчелегенең тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла торган социаль программалар һәм аларның нәтиҗәләре хакында сөйләде, барлык бу эшләрне тормышка ашыруда НУАД коллективының да өлеше зур булуын билгеләп үтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X