Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тел яшәсә, милләт яшәр

ЗАГСка фата кияргәме, әллә калфакмы?

​​​​​​​Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында милли – төрле халыкларның гореф-гадәтләре сакланган, милли киемнәр киеп уздырылган туйларны да популярлаштыру кирәк.

Әлегә битлекләр генә милли

Республикада, башлыча башкалабыз Казанда милли туйлар үткәрү үрнәкләре турында ишетеп торсак та, Нурлатта, кызганычка каршы, яшь парлар арасында гаиләләренең беренче бәйрәмнәрен тулысы белән милли стильдә үткәрүчеләр әлегә күренми. Әмма шулай да беренче адымны ясаучылар юк түгел. Узган ел, мәсәлән, бер гаилә пары Никахлашу сараена чуваш милли орнаментлары белән чигелгән битлекләр киеп килгән. Ә яшьләрнең әтисе чуваш милли костюмыннан булган.

“Бу әлегә бердәнбер шундый очрак. Әмма яшьләр никахлашу тантанасына үзенчәлекле милли киемнәрдән килергә телиләр икән, без моңа шат кына. Бик матур, гадәти булмаган туй өйләнешүче парларның үзләре һәм якыннары өчен дә истә калырлык булыр иде. Ә никахлашу тантанасын ниндидер милли туй йолалары белән төрлеләндерергә, үзенчәлекле итеп оештырырга мөмкин”, – ди район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Гомәрова.

 Татар, рус, чувашлар һәм башка милләтләр өчен дә

Нурлатның Халыклар дуслыгы йортында да яшьләргә милли туйлар үткәрү өчен шартлар тудырырга, әле алай гына да түгел, аларны матур итеп оештырырга ярдәм итәргә әзерләр. Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева үзе районның Чуваш милли-мәдәни үзәген җитәкли, төрле чараларда, шул исәптән районда ничәмә еллар дәвамында зурлап үткәрелеп килгән “Уяв” бәйрәмнәрендә дә башлап йөри.

“Чувашларда бик матур туй йолалары бар. Кызганычка каршы, аларны яшь буын белеп тә бетерми. Әлеге йолаларны хәтерләүче, милли киемнәребезне кадерләп саклаучы өлкәннәребез барында, аларны яңартасы, буыннардан буыннарга тапшырасы иде. Яшьләр белән бергә аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары да милли киемнәрдән килсә, ничек матур булыр иде”, – ди ул.

Халыклар дуслыгы йортында татар, чуваш, рус милли туйлары белән беррәттән әрмән, үзбәк, таҗик һәм башка милләттәге яшьләр өчен дә туйлар бик кызыклы булып үтәр иде, мөгаен.

Милли кием табып булырмы?

Һәр кәләшнең туйда оригиналь күлмәк киясе килә. Туйлар өчен милли киемнәрне кайдан алырга соң? Кызганычка каршы, Нурлатта милли киемнәр белән сату итүче бер генә кибет тә юк бүгенге көндә. Татар милләтеннән булган кәләшләр никах күлмәген нигездә мөселман товарлары белән сату итүче кибетләрдән ала. Шәһәр үзәгендәге шундый кибетләрнең берсендә мөселман никах күлмәген, сыйфатына карап, 3 мең сумнан 15 мең сумга кадәрге бәядән сатып алырга була.

Сүз дә юк, бик нәфис, бик матурлар. Әмма, кызганычка каршы, араларында татар милли орнаменты белән чигелгән яки үзебезчә, татарча бал итәкләр белән бизәлгән, очып тора торган татар күлмәкләре генә юк. Баш киеме буларак та биредә бары урап бәйләр өчен төрледән-төрле яулыклар гына тәкъдим итә алалар. Кибетче әйтүенчә, калфаклар булган икән үзе, әмма бүгенге көндә сатуда алары да юк. Ә бит татар милли киеме бүгенге көндә кибетләрдә тулып ята торган мөселман күлмәгеннән күпкә аерыла.

“Хатын-кызлар өчен татар милли костюмнары кыйммәтле тукымалардан тегелгән, җиңнәре һәм итәкләре үзенчәлекле итеп ясалган, орнаментлар белән баетылган. Татар костюмнарында яшел, зәңгәрсу, алсу төсләр өстенлек итә. Чигелгән түбәтәйләр һәм калфаклар, читекләр исә татар кызларын башкалардан аерып торган”, – ди Нурлат аграр техникумының тегү эшләре башкару технологиясе укытучысы Айгөл Билданова.

 Айгөл татар костюмнары тарихы белән Казан технология һәм дизайн колледжында укыганда кызыксынып киткән һәм бүгенге көндә үзе дә калфаклар тегү белән мавыга.

“Соңгы араларда нурлатлылар арасында калфакка мода керде дип әйтимме соң. Тулы бер коллективлар бер төрле калфаклар тегеп бирүемне сорап мөрәҗәгать итәләр, – ди ул.

Шунысын да әйтик, Айгөл үзе теккән милли күлмәген киеп “Татар кызы” бәйгесендә дә катнашты әле. ЗАГСка да үзенчәлекле милли туй күлмәге киеп барырга каршы түгел. Киресенчә, бу хакта инде күптәннән уйлары барын әйтте.

Милли костюмнар һәм калфаклар тегү остасы Рәсимә апа Камалетдиновага да нурлатлылар калфаклар тегеп бирүен сорап мөрәҗәгать итәләр. Гомере буена тегүче һөнәрендә булган Рәсимә апа бүгенге көндә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда караучы булып эшли. Еш кына төрле күргәзмәләр өчен милли костюмнар да тегәргә алына.

Татар милли костюмы шулай ук озын җиңле, изүне, аякларны каплап тора торган булырга тиеш. Алар гадәттә парча, бәрхет тукымалардан тегелгән. Мин дә калфакларны гадәттә бәрхеттән тегәм, аларга милли орнаментлар төшерәм, – ди ул.

Түбәтәйләр ясау белән 1996нчы еллардан ук шөгыльләнә икән, ә менә калфаклар ясый башлавына берничә ел гына әле. Әмма бүген инде Рәсимә Минзакировна районның иң оста калфак ясаучыларының берсе һәм шәһәребездә милли туйлар үткәрүне хуплавын әйтте.

Әлбәттә инде, чуваш, рус һәм башка милли киемнәрне дә Нурлат кибетләрендә табып булмаячак, әмма аларны тегү буенча да осталар юк түгел. Аннан, мәдәният бүлегендә дә милли туйлар өчен төрле милләт костюмнары белән бүлешеп торырга ризалар.

Реклама

Бар да үзебездән тора

Билгеле, һәр яңалык, һәр башлангыч баштарак төрле сораулар уята. Әмма әлеге мәсьәлә бүгенге көндә район җитәкчелеге дәрәҗәсендә дә карала һәм яшьләргә туйларны милли һәм үзенчәлекле итеп оештырырга ярдәм итәргә әзерләр. Иң мөһиме – милли җанлы, инициативалы яшьләребез булсын.

 

Сораштыру

Ә сез ЗАГСка милли киемнән барыр идегезме?

Алсинә Мохтарова, 21 яшь, Нурлат шәһәре:

- Дөресен генә әйткәндә, моңа кадәр бу хакта уйлаганым да булмады. Ә бит кызыклы идея. Минемчә, бик матур булыр иде.

Егор Ильдиряков, 25 яшь:

- Без сөйгән ярым белән туй тантанасына әзерләнәбез. Барысын да – ЗАГС, туй, никахны да планлаштырып куйдык инде. Нәрсәнедер үзгәретергә җыенмыйбыз.

Илнара Әхмәтҗанова, 23 яшь:

- Юк, мин ЗАГСка милли киемнән барырга кыймас идем мөгаен. Дуслар, туганнар нәрсә дияр?  Моның өчен булачак иреңнең дә риза булуы кирәк бит әле.

Сергей, 21 яшь:

– Бу фикерне хуплыйм. Искиткеч туй ясап була. Без – чувашларда бик матур туй йолалары бар. Әти-әниләрем дә элегрәк әби-бабаларыбызның туйларны ничек үткәрүләре турында кызыклы итеп сөйлиләр. Алар да моңа каршы булмаслардыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев