Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Әзерлек башланды

Шәһәрдә яңа 2012 елны каршы алуга багышланган әзерлек чаралары узган атнадан старт алды. Узган атнаның чәршәмбесендә үзәк мәйданда 16 метрлы чыршы утыртылды.

- Бу атна башыннан үзәк мәйданда боз шәһәрчеге, әкият персонажларын ясарга керештек. Һава торышы бераз көйләнә төшкәч, чыршыны да бизи башлаячакбыз, - ди "Төзекләндерү биш" ОООсының участок начальнигы Олег Сурков. Шәһәр башкарма комитетында әйтүләренчә, оешма - предприятиеләр дә үз фасадларын һәм территорияләрен бизәү буенча эшне сузмаска тиешләр, бу уңайдан конкурс быел да игълан ителә. Шәһәрне бизәү эшләре инде 15 декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш, ди. "Нурлатнефть" НГДУсы үз фасадын һәм территориясен бизәү буенча эшләрне бу дүшәмбедән башлап та җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев