Бу төнне районның христиан дини йортларында гыйбадәт кылулар, службалар узды. Ә 7се көндез барлык нурлатлылар да үзәк мәйданга - Төп чыршы янына җыелдылар. Биредә бәйрәм хөрмәтенә дырлы-биюле, конкурс-ярышлары булган зур чара узды. Шунда ук "Татнефть-УРС", "Чаллы" җәмгыятьләре халыкка шашлык, коймк, кайнар чәен әзерләп торды. Барлык нурлатлыларны һәм кунакларны Изге бәйрәм белән район башлыгы исеменнән хакимиятнең аппарат җитәкчесе Александр Токарев котлады.