Зона туры бездә узачак
Быел да "Ел хатын - кызы. Ел ир - аты хатын - кызлар күзлегеннән" республика конкурсының зона этабы Нурлатта үтәчәк.
Ул гыйнварның 18ендә узачак икән. Бу хакта 4 гыйнварда конкурсны үткәрү комиссиясенең тәүге утырышында аның рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Һади Садыйков җиткерде. Әлегә комиссия аерым номинацияләр буенча урыннардан кергән кандидатураларны кабул итә, зона турында катнашучыларны ачыклый. Төп критерий буларак хатын - кызларның һөнәри уңышлары һәм иҗтимагый активлыклары каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев