Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Зур табын артындагы юбилей

    "Нурлатнефть" НГДУсы ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны, нефть тармагында 32 ел эшләгән Зиннәтулла Фәтхуллин туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан бүген ветеран гомер итүче Аксубайда бәйрәм табынына аның иң якыннары һәм туганнары җыелды. Ветеранны котларга "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов та килде.

    Элеккеге сугышчан разведчикның күкрәген төрле медальләр бизи: "Ленинградны саклаган өчен", "Батырлык өчен", "Берлинны алган өчен", "Праганы алган өчен" медальләре бар. Зиннәтулла Сөнгатуллович сөялле чын хезмәт кешесе куллары белән гаилә фотографияләрен барлый, үзенең төп хәзинәсен - өч баласын, алты оныгын һәм ун оныкчыгын горурлык белән күрсәтә. Мул табын артында сөекле тормыш иптәше Миннегаян апа мәш килә. Сугыш еллары буена ул колхозда тракторчы булып эшләгән, һәм бүген, олы яшьтә булуына да карамастан, элеккечә үк энергияле, җитез, игелекле һәм ачык йөзле. Ярты ел элек, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ирле-хатынлы Фәтхуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылган булган. Алар 67 ел бергә инде. Халык телендә мондый туйны таш туй дип тә йөртәләр. Зиннәтулла Сөнгатуллович һәм Миннегаян Исмәгыйлевнаны бер-береннән аерып каравы мөмкин түгел, аларның гаиләсе шулкадәр нык ки, бу чыннан да таш белән чагыштырырлыктыр.
    Ветеранга хөрмәт күрсәтергә килүчеләрнең җылы һәм риясыз теләкләрен дә санап бетереп булмый.
    - Озак яшәгез, кадерле Зиннәтулла абый, авырмагыз һәм һәрчак көр кәефле булыгыз, - дип теләде Илгиз Салихов һәм юбилярга чәчкләр, бүләкләр - "Татнефть" ААҖнең мактаулы нефтьчесе" исемен, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов исеменнән матди ярдәм, "Нурлатнефть" НГДУсының Мактау грамотасын тапшырды. Чәй артында җитәкче һәм ветеран сугыш, хәзерге тормыш һәм бүген бик аз калган фронтовиклар турында әңгәмә кордылар.
    Үзенең туксан еллык гади генә узмаган тормышында Зиннәтулла Сөнгатуллович кеше бәхете өчен төп нәрсәләрне аңлый: ярату, сабырлык һәм хезмәт кешене биек үрләргә җиткерә, ди ул. Үзенең озак яшәү серен шуларда күрә дә.
    Илгиз Салиховның мөхтәрәм яшькә җиткән ветераннарны котлавы традициягә керде инде. Илгиз Мисбахович мондый очрашуларны ветераннарның шанлы һәм хезмәт батырлыкларына хөрмәт күрсәтү дип саный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: