Болгарда төзелеп килә торган кунакханә комплексына иң яхшы исем бәйгесендә катнашу өчен 100дән артык атама җибәрелгән инде
НОВОСТИ

Болгарда төзелеп килә торган кунакханә комплексына иң яхшы исем бәйгесендә катнашу өчен 100дән артык атама җибәрелгән инде

Бу хакта кичә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов матбугат очрашуында белдерде. Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк, Интернетта ачык тавыш бирү 5 - 31 октябрьдә булачак, җиңүчеләр 1 ноябрьдә билгеләнәчәк.

Бәйгедә катнашучылар кунакханәне "Гарәп төне", "Таҗ-Махал", "Алтын Урда", "Атлантида кызы", "Хан сарае" дип атарга тәкъдим итә.

конкурс

Нет комментариев