Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
НОВОСТИ

БУЛМАС ДИМӘ…

12 яшендә беренче тапкыр авызына хәмер алып тормыш төбенә төшкән һәм анардан чыгу юлын тапкан нурлатлы Александр язмышы тарихы

Тормыш төбендә

-50 сум, бары 50 сум, ипигә кирәк иде..
Узып баручы яшь ир- ат аның сүзләрен ишетмәмешкә салышты
- Мин инвалид, эшкә чыга алмыйм, 50 сум...
-Кит моннан, ыржыктай ир- атка күл сузып теләнеп йөрергәме ,оятсыз..
- И балакаем, үзең ябык, йөзең шешенгән, хәлең шулай мөшкелмени? 50не үк булмас, ипигә җитәрлеген бирәм.
Әбекәй сумкасыннан акча янчыгын чыгарып, вак тиеннәрен кырып- себереп ирнең калтырап торган учына салды.
Александрныж шатлыгы йөзенә чыкты. 2 “фанфурик “ башын төзәтә, ярар, бу юлга берсе дә җитәр.
... Төн гадәттәгечә узды. Буш кул белән кергән Саматны Александр җилкәсеннән сөйрәп урамга ташлады. Аннары ишектә Валера күренде. Сөйгәне Галия белән килгәннәр булып чыкты. Буш түгелләр. Валера эчке кесәсеннән шешә башын чыгарып күрсәтүе булды,  Саша  сикереп үк торды. Менә бу, ичмасам, дус! Шешәнең төбенә төшкәннәрен дә, аннан соңгы вакыйгаларны да Александр хәтерләми.Мондый бәйрәмнәр еш була аңарда.
Фатирын да бикләп азапланмый. Дускай дип саналганнары да, таныш дип йөрүчеләре дә- барысы да керә.Күршеләре генә  Александрның ачуын чыгара. Янәсе, притон ясап бетердең инде. Андыйларга аның җавабы бер:
-Озакламый дөмегәм, тынычлыкта калырсыз.
Әле бер көнне әтиләре бер булып, әниләре аерым булган сеңелесе килде
- Дөмеккәнче, фатирыңны миңа бүләк итеп яздырып калдыр,-ди
Александрның ачуы чыкты:
- - Ярар. Мин үлгәч, үзең карарсың, фатир өчен җыелган бурычларны да түләрсең...
...  Александр башы чатнаудан уянып китте. Ничек итеп баш төзәтергә? Кичә “Шифа” сәүдә үзәге янында “ төшемле” булган иде, бүген дә шунда барырга уйлады.

Котылуга юл

- 50 сум. Бары 50 сум..
- Бирәм, ышан.Әмма хәзер түгел, ике сәгатьтән. Әлегә әйдә минем белән.
Зур машинадан төшкән яшь ир-ат  Сашаны көчләп диярлек арткы утырткычка утыртты. Машина зур тизлек белән кузгалып китте.  Александр  кая барулары турында уйларлык хәлдә түгел иде.
Подвалда җыйнак кына бүлмә. Борынына бәрелгән үзенчәлекле ис буенча ул үзенең хастаханә бинасында булуын аңлады. Янәшәдә кешеләр, нигездә ир- атлар. Араларында сирәк булса да хатын- кызлар да очрый. Бер- берсе белән кул биреп, кайберләре кочакланышып та исәнләшәләр.Йөзләре ачык, киемнәре пөхтә. Бөтенләй дә  Александр күзләре күнгән манзара түгел инде.
- Кичке 7е, теге кеше ике сәгатькә диде, 2 сәгатьтән 9 тула. Димәк, кибетләр ябыла....
 Александр бөтен нәрсәне онытып, теге егеттән алыначак 50 сум һәм аңа “фанфурик” юнәтү уена чумды.
...  Александр кибеткә өлгерә алмады. Рамил-яңа танышы аны машина белән өенә кадәр илтеп куйды.  Александр йокларга ятты. Бу аның соңгы 2 елда беренче тапкыр айнык килеш йоклап китүе иде. Төш күрде. Имештер, ул эре төзелеш фирмасында эшли, иркен кабинетта утыра, зур машинада йөри. Гаиләсе бар, балалар үстерә.  Александр  татлы төшен дәвам иттермәкче булып озак күзен ачмый ятты. Торып басуы аны чынбарлыкка кайтарды. Пычрак урын-җир, юылмаган идән, буш суыткыч, анда- санда аунап ятучы аракы шешәләре...
Кич белән Рамил тагын килде. Тагын чакырды. Бу юлы 50 урынына 100 сум вәгъдә итте.  Александр карышмады, Рамилнең машинасына утырды. Янә шул ук подвалга килделәр.  Александр  инде аның ышаныч үзәге булуын аңлаган иде.
- Син яңамы?
Биредә аның беренче танышкан кешесе Раил булды.
- Ә син?
- Мин инде ике ел чисталыкта.
-  Александр Раилнең һәр сүзен йотлыгып тыңлады. Кара әле, нинди матур яшь кеше. Гәүдәсе ыспай,киемнәре килешле, йөзе ачык. Шомырттай кара күзләрендә нур балкый. Аралашуы ихлас.
- 5 ел элек мин бомж идем, рәшәткә артында да утырып чыктым. Котлылуыма шатланып бетә алмыйм. Теләсәң, син дә дөрес юлга басачаксың. Әмма моның өчен зур ихтыяр көче кирәк. Безнең үзәктә сиңа ярдәм итәрләр. Безнең миссия шунардан гыйбарәт тә инде. Тик үз теләгең дә кирәк...
 Александр тын да алмыйча Раилне тыңлады. Аның да Раил кебек буласы килә. Әмма ничек?


“ Минем үләсем килә..”


Ике көннән ул тагын эчте - урамда очраклы рәвештә узып баручы ир- ат подъезд төбендә утыручы  Александрга көмешкә салып бирде. Бусы кире какмады.
- Үлүем яхшырак...
Шушы уй белән ул ваннага керде. Кулына лезвия алды һәм ... венасын ачты. Уянып китүе реанимациядә булды. Күршеләре ашыгыч ярдәм машинасы чакырганнар булып чыкты, хастаханәдә донор каны салганнар . Бирегә килү аны бөтенләй икенче дөньяга кайтарды

Ул реабилитация үзәгенә барырга карар кылды. Ә аннан Александр бөтенләй башка кеше булып чыкты. Казанда калды. Үз эшен башлады, мәхәббәтен тапты. Вика белән бергә яши башладылар. Икәүләшеп Кырымга ялга барып кайттылар. Александр аноним эчкечеләр җәмгыятенә йөрүен дәвам итте. Иптәшләре арасында хөрмәт казанды. Нурлат җәмгыяте кураторы итеп куйдылар үзен хәтта. Ялгыш юлга баскан яшь кешеләр арасында профилактик эш алып бару, гамәлләрдәге ихласлылык- Александр үз өстенә төшкән миссияне бик теләп үтәде. Үз- үзенә ышанычы да артты.


Наркотикмы? “Фанфурик” арзанрак


-Мин кабат  беркайчан да аракы колы булмаячакмын...
- Элеккеге наркоманнар булмаган кебек, эчкечеләр дә булмый.
Дусты Алексейга көлемсөрәп кенә карады ул. Янәсе, син беләсеңме,минме?
Үзен сынар өчен дуслары белән сыра эчергә булды . Александр, өенә кайтуышлый аракы алды.
–  Саша, сиңа эчәргә ярамый...
Иртән Вика күз яшьләренә буылып кичәге вакыйгаларны исенә төшерде. Хәер, барысы да сүзсез аңлашыла иде инде-савыт- саба ватылган, урындыкның аягы сынган, идәндә гөл чүлмәге тәгәрәп ята..
 Александр эшкә бармаска булды. Бер көн өйдә торам да иртәгә һичшиксез, дип хәл итте ул һәм....элеккеге танышыннан наркотиклар алып кайтты. Беренче дозаны кабул итүгә үк кәефе күтәрелде ,тынычланды, аннан дөньясын онытып йоклады. Уянгач исә кәефе кырылды. Аңарда “ломка” башланды . Аннары тагын доза... ә аны табу җиңел, бер кулланганыңны сизгән “ дусларың” икенче дозаны китереп кенә тора. Әмма кыйммәт. Шуңа да Александр наркотикларны ташлап, спиртлы эчемлекләр генә кулланырга булды,” фанфуриклар” бөтенләй дә арзан. . Икенче көн беренчесеннән бер дә аерылмады. Эчсә- сугышты, өйдә әйбер ватты . Үзен дә тетеп- тетеп кыйнадылар. Маңгае ярылды, кабыргасы сынды, ияге уелды. Иртән баш төзәтү, кичен лаякыл исереп йокларга яту...Һәм әлеге күренеш тулы 5 ай дәвам итте.  Александр  бөтен нәрсәсен югалтты, Вика аңардан китте, дуслары ташлады. Кесәсендә бер тиен акчасы калмады, документларын урлатты. Кая барырга, кемгә сыенырга? Бу дөньяда аны кызганыр, башыннан сыйпар кешесе дә калмады бит... Шулай да Нурлатка кайтырга карар кылды ул . Дәваланырга,ныклап савыгырга,чөнки эчүчелек аның канында, нәсел чире. Нәсел дигәннән...

Төрмә малае..

... Әнисе үлгәндә,  Сашага бары 9 яшь иде. Табут янында елап басып торганы, туганнарының килеп “тулы ятим бит ул хәзер “дип башыннан сыйпаулары әле дә күз алдында. Югыйсә, тулы ятим үк түгел дә әле. Әтисе исән- сау,тик аның булуыннан ни мәгънә? Төрмәдә утыра ул. Срогы үткәч чыга , әмма озакка түгел,ни дә булса майтара да- кабат рәшәткә артына. Иректә булганда эчүдән кала һич ни белми.
Әнисен җирләгәч, Саша  әтисенең әнисендә яши башлады. 12 яшендә беренче тапкыр авызына хәмер алды, әбисе тәрбиясенә бирешмәде. Аннары аны туганнары опекага алды. Бергәләп өстәл артында утырып ашау, кунаклар кабул итү, ялларда мунча көннәре оештыру, бергәләп табигатькә чыгу традицияләре- яңа гаиләдә Саша  өчен бу күренешләр бөтенләй ят иде . Тулы, аек гаиләдә үсмәде, тәрбиянең ни икәнен белми, үрнәк алыр кешесе юк. Ул урам малайлары белән бәйләнеп китте һәм... 14 яшендә рәшәткә артына эләкте. Аннан ул төрмә малае булып чыкты. Әтисе дә озак яшәмәде. Аның салкында туңып каткан мәетен аракы кибете ишеге төбеннән табып алдылар. Бераздан әтисенең абыйсы да гүр иясе булды. Әлеге дә баягы аракы аркасында .

Александр- уңышлы эшмәкәр

...Нурлатка кайту егетне янә аягына басарга булышты. Бүген  Александрның  зур булмаган үз төзелеш компаниясе бар. Тиз арада коллектив туплады. Егетләр хөрмәт итәләр үзен, яхшы җитәкче син дип мактыйлар. Урынлы, чөнки төзелеш барышындагы бар эшне белә . Эретеп ябыштыру аппараты тотса, кырт итеп металлга җөй сала. Мастерок алса, стенаны агарта, кирпеч эшенә тотынса, аны бер дигән итеп өя. Махсус белеме булмаса да, катлаулы проектларны укый ала. Эшчеләр өчен шәхси үрнәк зур нәрсә шул! Үткәнен яшерми, гыйбрәт итеп сөйли. Бригададагы берәр егетнең яныннан аракы исе килгәнен сизсә, аерым сөйләшүгә чакыра. Аноним эчкечеләр төркеменең бер генә җыелышын да калдырмый. Тайгак юлга басучыларны аек тормышка кайтаруда ярдәм итә. Пандемия чорында волонтерлык эшчәнлеге белән дә шөгыл ләнде.. Һәм... Вераны очратты. Очратты һәм ихластан гашыйк булды. Әлегә кызның фатирында яшиләр. Ремонт ясыйлар. Киләчәктә бәби алып кайту турында хыялланалар, уртак торак юнәтергә дә җыеналар. Булыр! Әнә, машина алам дигән иде бит - алды. Кредитка кермәде, акрынлап җыйган акчасына алды.

“Чиремне  яшермим, сөйлим...”

Бүген Александрның  көнлек планында- җирле радио тапшыруына бару. Анда ул еш кунак. Үткәне турында ихлас итеп сөйли, авыр тормыш ситуациясендә калып, чарасызлыктан ни эшләргә белмәгән кешеләрне җәмгыятькә чакыра, Казандагы ребилитация үзәгенә барырга өнди,үзенең андыйларга ярдәм итәргә әзерлеген белдереп шәхси контактларын җиткерә.Һәм... аек үткән һәр көненә чын күңелдән шатлана, үзвакытында аңа ярдәм кулы сузган дусларына рәхмәт укый. Иң мөһиме-теләк кирәк, дип кабатларга ярата урау юллар аша бүгенге көненә килгән  Александр. Яхшылыкның барысы да алда булуына ышана. Аңа бит әле бары 33
                                                                                                         

 Резеда Гиняева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев