Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
НОВОСТИ

Участник конкурса "Восемь строк для мамы"

Наш конкурс продолжается!

"Әниемә шигырь багышлыйм" конкурсына
                  Әниемнең җылы кочагы

Әниемнең җылы кочагына
Фәрештәләр кереп урнашкан
Кысып-кысып кочаклый да шунда
Әллә ничек-никтер оялам

Әни кочагының рәхәтлеген
Берничек тә булмый аңлатып
Оҗмах дигән дөнья шулдыр инде
Ишеге бит һәрвакыт ачык 

Алай дисәң - оҗмах дигән дөньябызга
Сорау белән генә кертәләр
Ә без менә берни сузсез 
Керәбез без җылы кочакка

Яшьләребез күпме булганда да
Әни кочагына керәбез
Салкыннардан саклый, кайгыларны юа
Серләрне без аңа әйтәбез

Авыр вакытларда башны җилкәсенә куеп
Җылы кочагына без елыйбыз
Йомшак кына итеп аркабыздай
Сыйпаганын аның тоябыз

Әни, әнкәй, әнкәйләребез
Күпме сабырлыклар бар сездә
Шул сабырлыкларны безгә биреп
Көн күрәбез хәзер рәхәттә

Исәннәргә исәнлекләр теләп
Мәрхүмнәргә биреп догалар 
Яшик әле без дә әниләр кебек
Үрнәк алсын бездән балалар

Хасанова Рәйсә, 63 яшь
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев