Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОБЩЕСТВО

Казанга барганнар, Болгарны күрү турында хыялланалар

Август ахырында районара сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен Казанга сәяхәт оештырыла. Җәмгыять җитәкчелегенә бу уңайдан зур ярдәмне район мөхтәсибәте күрсәтә.

Сәфәрдә озатып баручы да мөхтәсибнең урынбасары Рөстәм хәзрәт Корбанов була.
-Безне иң элек «Ярдәм» мәчетенә алып бардылар, мәчет белән танышу, андагы җылы мөнәсәбәтне тою безнең күңелгә бик хуш килде,-дип шалтыратты безгә оешма әгъзасы Габбас Сәлахов.-Алар безне чәйләр эчертеп кунак иттеләр. Аннан Кол Шәриф мәчетендә булдык, Казаныбызның матурлыгын күреп сокландык. Безгә шундый шатлык бүләк иткәннәре өчен оешмабыз җитәкчесе Зинаида Богдановага һәм районыбыз мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюповка зур рәхмәт.
Габбас әфәнде оешмада үзләренә зур игътибар булуын берничә кат ассызыклады. Моңа кадәр алар Үрнәк чишмәсе буенда да бик матур ял иткән, спорт бәйгеләре үткәргән булганнар. Ә күңелләрендә йөрткән тагы бер хыяллары булуын да чиште.
-Болгарны бик тә күрәсебез килә, шушы хыялыбызны да тогрмышка ашырсалар иде!-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия