Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Гәзит турында

    Массакүләм мәгълүмат чарасы турында гомуми тасвирлама рәвешендә кыскача мәгълүмат: Газета 1931 елның 9 июлендә оешкан. ТРның Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районында таратыла, атнага 2 тапкыр чыга: чәршәмбе - 4 битле, җомга 8 битле, А-3 форматында, тиражы 7960 данә. Татар, рус һәм чуваш телләрендә басыла. Нәшер итүчесе: "ТАТМЕДИА" АҖ, "ТАТМЕДИА"...

    Массакүләм мәгълүмат чарасы турында гомуми тасвирлама рәвешендә кыскача мәгълүмат:
    Газета 1931 елның 9 июлендә оешкан. ТРның Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районында таратыла, атнага 2 тапкыр чыга: чәршәмбе - 4 битле, җомга 8 битле, А-3 форматында, тиражы 7960 данә.
    Татар, рус һәм чуваш телләрендә басыла. Нәшер итүчесе: "ТАТМЕДИА" АҖ, "ТАТМЕДИА" АҖнең "Идел-Пресс" полиграфия-басу комплексы филиалында басыла. Басма ике тапкыр республика журналистларының "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" мәртәбәле бүләгенә ия булды. Шулай ук газета журналистлары күп кенә тематик конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар алып торалар.


    Мәңге яшь "Дуслык"
    "Дуслык"ның 75 яше,
    Йөзгә таба баруы.
    Ник сизелсен картаюы,
    Алҗыгуы, аруы.
    Унсигездәгедәй яна
    Иҗат ялкыннарында.
    Саклый җаннарны заманның
    Ачы салкыннарыннан.
    Иркен холкы күпме серне
    Сыйдыра таратмыйча.
    Мөмкинмени шундый дусны
    Сөймичә, яратмыйча!
    Газетның 75 яше,
    Гөрләгән егет чагы.
    Сүрелмәсен газет яккан
    Дус, туганлык учагы!
    ×××
    Сүттек хатирә йомгагын,
    Өзмичә, чуалтмыйча.
    Шөкер, гомер кичергәнбез
    Кыйбланы югалтмыйча.
    Бай икән мирасыбыз да,
    Тутыкмас үткен каләм
    Каләм язган сүздән кайчак
    Сискәнеп куя галәм.
    Шул коралны игелеккә
    Эшкә җигә белгәнбез.
    Сезнең белән кайгырганбыз,
    Сезнең белән көлгәнбез.
    Үскәнбез, шомарганбыз да.
    Рәхмәт, шуны күрдегез.
    Бәйрәмебезне зурларга
    Кунак булып килдегез.
    Сез килмәсәгез, түребез
    Һич нурлы булмас иде.
    Күңелләргә бүгенгедәй
    Сөенеч тулмас иде.
    Сез килмәсәгез, газетның
    Канаты сынар иде.
    Күңел диңгезенең соңгы
    Дулкыны тынар иде.
    Киләчәккә бергә атлар
    Дусларыбыз булыгыз.
    Үчлектән түгел, дуслыктан
    Сузылсын гел кулыгыз
    Үчлектә түгел, дуслыкта
    Гел газет белән яшик
    Яратышыйк, сөенешик,
    Серләшик һәм гөрләшик!
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: