Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Агач утырту айлыгы бара

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы игълан иткән Урман утырту көне кысаларында күп үсентеләр утыртылды. Тик шәһәрдә моның белән генә чикләнеп калмадылар.

Бу көздә Нурлатта 2700 төп яшь агач утыртылды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Савинов салкыннарга кадәр тагын 500-600 үсенте утыртылачагын әйтте. "Нурлат урманчылыгы" ДКУсы начальнигы Искәндәр Усмановның сүзләренә караганда, Көньяк-Көнбатыш микрорайонда истәлекле агачлыкка нигез салырга планлаштыралар. Яшьлек микрорайонында Совет урамы буендагы агачлар яңартылган.
Яшелләндерү чаралары район авылларында да дәвам итә. Агач утырту акциясеннән райондагы 26 авыл җирлегенең берсе дә читтә калмады. Ул эшкә 531 авыл кешесе кушылган, 1522 төп агач һәм куак утыртылган. Нигездә гөлҗимеш, чия, балан, кара миләш, шулай ук каен, нарат, чыршы, юкә утыртканнар. Бигрәк тә Биляр Озеро, Тимерлек авыл җирлекләре аерылып торган. Мәсәлән, аларның беренчесендә 200 төп нарат утыртканнар, икенчесендә паркка нигез салганнар.
- 2009 елда бу урынга агачлар утыртылган иде инде, тик корылык аркасында берсе дә тамырланмады. Һәм менә хәзер яңабаштан 130 төп чыршы һәм каен утырттык та, авыл уртасында парк булдырдык, - диде Тимерлек авыл җирлеге секретаре Светлана Пайгерчева. Тик әле моның белән генә чикләнергә уйламыйлар, берничә дистә балан һәм миләш тә утыртырга ниятлиләр. Тимерлек участок урманчылыгы да материал белән булышырга һәрчак әзер тора, диләр җирлек Советында.
Шәһәрне һәм авылларны яшелләндерү - халыкны чиста су белән тәэмин итү кебек үк мөһим эш. Һәм үз өе янында агач утыртып булса да, моңа һәркем өлеш кертергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев