Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Бала тудыру бүлеге яңара

    Район үзәк хастаханәсенең тудыру бүлегендәге капиталь ремонт район җитәкчелегенең ныклы контролендә бара.

    Бүген район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия янә бүлектәге ремонт барышы белән танышты, үз тәкъдимнәрен кертте. Биредә ремонт эшләренең беренче этабы тәмам. Подрядчылар - "Энергострой" җәмгыяте хезмәткәрләре бер айдан артык арада 3 миллион сумга эчке эшләр башкарганнар. Икенче катта тәрәзәләр тулысынча пластикка алмаштырылган, хәзер инженерлык челтәрләрен һәм эчке сантехниканы ремонтлауга керешкәннәр.
    - Якын арада түбә ремонтын башлыйбыз, - диде подрядчы оешма җитәкчесе Наил Фазлыев. - Үзебезгә үрнәк итеп Казан шәһәренең Универсиада алдыннан капиталь ремонтланган 1нче бала тудыру йортын алдык. Дүшәмбе көнне тудыру бүлеге мөдире Ольга Волкова белән анда булып, үзебездә кулланырга шактый мисаллар алып кайттык. Бүген комиссиягә түшәм, стеналары әзер күрсәтмә палаталар тәкъдим иттек.
    Ремонт эшләрен җентекләп караган район башлыгы Равил Кузюров төзүчеләргә үз тәкъдимнәрен дә кертте.
    - Сыйфат белән беррәттән төсләр гаммасы турында да онытмагыз, - диде Равил Кузюров. - Биредә төсләр матур, уйнап торырга тиеш. Әлеге йортның кешегә гомер бирә торган урын икәнен истә тотыгыз. Аннан түбә һәм фасад ремонтын да ныклап уйларга кирәк.
    Башкарыласы эшләр байтак әле биредә. Җылыткычлар белән керү төркемнәрен алмаштырасы, идәннәрне, электр үткәргечләрне яңартасы һәм башкалар. Җәмгысе 20 миллион сумлык эшләр башкарылачак биредә.
    - Ремонт безгә комачауламый, - ди бүлек мөдире Ольга Волкова. -Хезмәт күрсәтү тиешле таләпләр буенча алып барыла, шартлар начар түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: