Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Газ исәпләгече куйдырыгыз

Танышларыбыз фатир алыштырдылар. Элеккесендә ике контурлы газ казаны белән дә газ өчен айга иң күбе 150 сум түли идек, ә монда бер плитә һәм колонка өчен генә дә 340 сум китергәннәр, диләр. Әлеге аерманың сере бик гади: теге фатирларында газ өчен исәпләгеч буенча түли торган булсалар, монда дүрт кешегә норматив...

Ә газ өчен исәпләгеч буенча түләүнең отышлылыгы, аны куйдыру өчен нинди документларны кайгыртасы икәнлеге турында без "Нурлатгаз" ЭПУсының ПТО начальнигы Ирина Сальмановадан белештек.
- Шәһәрдә һәм авылларда газ исәпләгеч куйдырган абонентлар күпме инде хәзер?
- Нурлатта 8759 йорт һәм фатирда, ягъни абонентларның 70%ы газны исәпләгеч аркылы гына кулланалар. Авылларда 7239 йортта, ягъни 83%ында бар газ исәпләгеч. Бу аңлашыла да, чөнки газ өчен исәпләгеч буенча түләү шактый арзанга төшә. Әйтик, 65 кв.м. мәйданлы йортта яшәүче 3 кешелек гаилә ел буе газ плитәсеннән файдаланган, йортны да газ казаны белән җылыткан. Исәпләгеч аркылы тотылган әлеге газ өчен былтыр 12 айга 12982 сум 64 тиен түләгән ул гаилә. Ә шул ук газ өчен норматив буенча түли калсалар, алар 22 518 сум 18 тиен тиеш булырлар иде. Килешегез, аерма, бигрәк тә авыл кешесе өчен, кечкенә түгел бит.
Шәһәрдәге берәр фатирны мисалга алсак та, аерма газ өчен исәпләгеч буенча түләү файдасына. Әйтик, 3 кешелек гаиләнең фатирында газ приборларыннан бер плитә генә тора. Быелның 9 аенда шунда исәпләгеч аша санап 1094 сумлык газ яккан алар. Ә шул ук газ өчен норматив буенча 2040 сум түләгән булырлар иде.
Плитәдән тыш газ колонкасы да булган мисалны алып карасак та аерма шактый. Әйтик, 3 кешелек гаилә 9 айда исәпләгеч аркылы 1632 сумлык газ яндырган. Ә шул ук плитә һәм колонкага тотылган газ өчен норматив буенча түләргә калса, 2499 сум булыр иде.
- Әле бу 3 кешелек гаилә өчен шулай. Ә безнең танышларыбыз гаиләдә 4 кеше, димәк, алар норматив буенча тагы да күбрәк түләргә тиеш булалар?
- Шуңа да газ исәпләгеч куйдыру энергия ресурсларын янга калдыру турында 2009 елның 23 ноябрендәге №261нче мәгълүм федераль законны үтәү йөзеннән бигрәк, гаиләнең бюджет чыгымнарын киметү юлларын эзләү җәһәтеннән мөһим. Һәм йорт-фатирларына газ исәпләгеч куйдыруны сорап гариза язучылар арта бара. Ә аны куюның билгеле бер шартлары һәм тәртибе бар, шуңа да исәпләгеч куйдырырга теләгәннәрнең бу турыда алданрак кайгыртуларын сорар идек.
- Ул эшне нәрсәдән башларга кирәклеген тәфсилләбрәк аңлатып үтсәгез иде.
- Иң элек йорт яки фатир хуҗасы исәпләгеч куйдыруга техник шартлар алу өчен безгә, "Нурлатгаз" ЭПУсына мөрәҗәгать итә. Без аны биш көн эчендә әзерләп бирәбез, моның өчен акча алынмый.
Аннары абонент проектка заказ бирә. Әзер проект шулай ук безнең оешма белән килештерелә, моның өчен дә акча алмыйбыз.
Газ исәпләгечне обвязкалау һәм монтажлау эшләре белән махсуслашкан оешма шөгыльләнә. Бездә ул - "Стройгаз" ОООсы.
"Нурлатгаз" ЭПУсы, билгеләнгән көнне, сезнең фатирыгыздагы стоякка исәпләгечне монтажлау өчен йорттагы газны билгеле бер вакытка өзеп торып, монтаж эшләре төгәлләнгәч, газүткәргечне өрдереп, яңадан газ бирә. Эшләрнең монысы өчен квитанция буенча түлисе була инде. Берочтан, газ өчен исәпләгеч буенча түли башлауга күчү турында килешү төзисез дә, түләү суммасындагы аерманы икенче айда ук сизәчәксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев