Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Ишегалдында – әкият

Юбилейга шәһәрне ямьләндерүгә шәһәрлеләр дә өлеш кертергә каршы түгел.

Бу көннәрдә актив үзгәртеп корып эшләре алып барылучы Карл Маркс урамы чатында диярлек урнашкан Гагарин урамының 14 йортында яшәүче пенсионер Клавдия Андреева тәрәзә каршындагы участокны кул астындагы материаллардан ясалган фигуралар һәм тере чәчәкләр белән әкият почмагына әверелдергән. “Күңелемдә барлыкка килгән идеяне чынга ашырырга кызым белән киявем ярдәм итте. Узган ел ремонт вакытында участокта чәчәкләремә зыян килгән иде, быел дачадан алып кайтып яңаларын утырттым. Киләсе елда тагы яңа төрләрен дә үстерәчәкмен әле”, – ди Клавдия Демьяновна.

Йорт каршындагы гүзәл почмак исә күпләрнең игътибарын җәлеп итә, хуҗабикә үзе дә аларга карап канәгатьлек ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев