Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Капремонт турында - сайттан

"ТКХны реформалаштыруга булышлык итү фонды турында"гы 185-ФЗ Федераль закон нигезендә капиталь ремонт программасы эшли башлаганнан бирле үткән дүрт ел эчендә Нурлатта күпфатирлы 85 йорт төзекләндерелде.

Шулай итеп, әлеге программа 1570 фатирга һәм аларда яшәүче өч мең ярымнан күбрәк кешегә, ягъни һәр тугызынчы нурлатлыга кагылды. "Уют", "Шикәрче", "Торак" һәм "Комфорт" ТСЖларына һәм идарәче компаниягә караган йортларга керде ремонт, нигездә икешәр катлы, берничә өчкатлы йорт алар. Былтыр, ниһаять, беренче тапкыр бишкатлы ике йортка да ремонт ясалды. Барлык ремонтның гомуми бәясе 284 миллион сум булды.
Район һәм шәһәр җитәкчелегенә, шулай ук райбашкарма комитетының төзелеш бүлегенә гозер белән килүчеләр арасында үзләренең күпфатирлы йортларын капремонт программасына керттерү артыннан йөрүчеләр аз түгел. Ә бит бу эшнең башланган елында кайбер фатир хуҗаларын ремонтка үгетләргә дә туры килде. Гадәттә, фатирлар аша үтсә дә, су, канализация һәм җылылык торбаларының гомумйорт милке булып торуын аңлатасы, капремонт өчен халыктан алына торган сумманың ремонт бәясенең 5 процентыннан артмавына инандырасы булды. Хәзер, ТКХ хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрендә "капиталь ремонт" өчен тариф фатир мәйданының квадрат метрына 5 сумга җиткәч тә шуннан артмый ул. Менә шуңа да йортларына капиталь ремонт ясалган фатир хуҗалары тулаем ремонтның күпмегә төшкәнлеген белгән хәлдә, аның күпмесен торак милекчеләре түләвен дә җиңел санап чыгара алалар. Мисалга быелгы программа буенча төзәтелгән йортлардан берсен - Ломоносов урамындагы 34нче йортны гына алыйк. Кайбер исәпләүләр ясау өчен гомуми мәйданы да бик уңайлы ул йортның - нәкъ 1000 квадрат метр. Әлеге йортның түбәсен яңадан ябу, стенасын җылытып тышлау, отмосткаларны яңабаштан ясау, җылылык системасын, схемасын да үзгәртеп, эчке инженерлык челтәрләрен алыштыру, подъездларда ясалган ремонт эшләре - һәммәсе 4 миллион 778 мең сумга төшкән. Шуның 1,1 миллионы республика, 1,3 миллионнан күбрәге муниципаль бюджетлардан түләнде, 433 меңе - ТКХны реформалаштыруга булышлык итү фонды аша бирелүче федераль акчалар. Ремонт бәясенең 1 миллион 910 меңе торак милекчеләреннән җыелган акчалар исәбенә каплана. Тик бу һич тә әлеге йорттагы 22 фатир хуҗасыннан ремонт өчен шулкадәр акча түләтелә дигән сүз түгел. Алда әйткәнебезчә, бу йортта капремонт акчасының 5әр сумнан күпмегә җыелуын санап чыгаруы бик җиңел - 5не 1000гә генә тапкырлыйсы. Димәк, бу йортта яшәүчеләр капиталь ремонт өчен бер айда барлыгы 5 мең, ә бер елда 60 мең сум түлиләр булып чыга. Шулай итеп, 4,8 миллионга диярлек төшкән капремонт өчен акчаны әнә шул 60ар мең сумны "кассага салып барып" кына җыярга калса, 80 ел кирәк булыр иде. Шуңа да күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең бездән капремонт өчен алына торган акчалар кая китә икән соң дип аптырауларын бер яктан аңлап булса да, бөтенләй үк урынлы да түгел. Дүрт елда төзәтелгән күпкатлы йортларны ремонтлауга киткән акчаның бер фатирга уртача 180 мең сум туры килүен әйтсәк тә, нәрсәдер чамаларга була.
Дөрес, баштагы елларда капремонт бәясенең зур өлеше федераль һәм республика бюджетларыннан каплана торган булса, хәзер торак милекчеләреннән җыела торган суммалар да саллы. Мәгълүм булганча, халыктан капремонт өчен квадрат метрга 5 сум исәбеннән алына торган акчалар бердәм исәп-хисап счетында туплана. Җыелган акчаның исәбе һәр йорт буенча да, һәр ТСЖ буенча да аерым алып барыла. Билгеле, ул акчалар үле капитал хәлендә яткырылмый, һәм еллык программага кертелгән йортларга капиталь ремонт эшләрен финанслауга тотыла. Район башкарма комитетының төзелеш бүлегендә аңлатуларында, әлеге финанслау теге яки бу ТСЖга керүче йортлардан капремонт өчен җыела торган суммар акча чикләрендә генә финансланырга мөмкин. Дөрес, бик тузган һәм техник торышы начар йортлары күбрәк булган "Шикәрче", "Комфорт" ТСЖларының кайбер йортларын үзенә күрә аванс тәртибендә ремонтларга да туры килде. Өстәвенә, былтыр беренче тапкыр ремонтланган бишкатлы йортларның икесе дә "Комфорт" ТСЖсыныкы иде бит, һәм былтыр капиталь ремонтка тотылган средстволарның өчтән бере шушы ике йортка китте. Әлеге ике торак милекчеләре ширкәтләре буенча капремонт акчасы, кем әйтмешли, алдан алып ашалды дияргә була. Шуңа да ул ТСЖларның чираттагы йортларын капремонт программасына кертү инде ремонтланган йортларында капремонт бәясенең торак милекчеләреннән тиешле өлешен тулысынча каплап бетергәннән соң гына мөмкин булачак. Моны үз йортларын ремонт программасына керттерү артыннан йөрүчеләрнең дә белеп торуы кирәк, диләр. Ә кайсы ТСЖ буенча капремонт өчен генә түгел, ә тулаем торак хезмәтләре өчен дә күпме акча җыелуын һәм аларның нинди максатларга тотылуын, ягъни кайсы йортларда нинди эшләр башкарылуын ТСЖ җитәкчелекләре махсус сайтта яктыртып барырга тиешләр. Торак милекчеләре үз өйләренә, шул исәптән капиталь ремонтка да кагылышлы мәгълүматларны Интернет челтәре аркылы гына да белә алырга тиешлекләрен муниципаль район башлыгы Наил Шарапов та ТКХ мәсьәләләре буенча киңәшмә саен искәртә килә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X