Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Хат ташучы Әминә Усманова: «Халык өчен эшлибез»

​​​​​​​Без – газетачыларның эше хат ташучыларның хезмәте белән дә тыгыз бәйләнгән: җирле матбугат басмасын әбунәчеләребезгә нәкъ менә алар җиткерә бит.

Истәлекле бәйрәмнәребез дә бер-бер артлы – “Дуслык”ка 90 ел тулган бу көннәрдә алар Россия почтасы көнен билгеләп үтәчәк.

 Әминә Усманова хат ташучы булып 7 ел эшли. Һәм бу чор эчендә, “Дуслык”ның яңа саны чыккан саен, районара почтамтның сортировкалау бүлегендә үк аны кулына алып, иң беренчеләрдән булып карап чыга. Шул рәвешле, район яңалыкларыннан гына түгел, редакция коллективы үткәрә торган төрле акцияләрдән, ташламалы әбунәдән дә хәбәрдар булып тора. Сүз уңаеннан, эшкә дә ул газета ярдәмендә, анда басылган белдерү буенча урнашкан.

– Мин Нурлат шәһәренең 14 урамында яшәүчеләргә газета-журналлар, шул исәптән районка да таратам, әбунәчеләрне алдан ук ташламалы декадалар турында кисәтеп куям, – диде ул. – Абонентларым арасында “Дуслык”ны бер тапкыр да калдырмыйча даими яздырып баручылар күп, алар һәр санны түземсезләнеп көтеп ала.

Реклама

 Моңа кадәр озак еллар бөтенләй башка өлкәдә эшләгәнгәме, Әминә Усмановна баштарак үзенең хезмәт үзенчәлекләренә күнегә алмый. Әмма хәзер ул шәһәрдә эшләүче 29 хат ташучы арасында иң җаваплы һәм намуслы хезмәткәрләрнең берсе. Моны почтамт җитәкчелеге дә, үзара җылы мөнәсәбәтләр урнашкан коллективта да билгеләп үтәләр.

 – Хат ташучы эше җиңелләрдән түгел, – дип хезмәте турында сөйләде Әминә Усмановна. – Газета-журналлар, пенсияне вакытында илтеп тапшыру өчен, кышкы салкыннарда билдән кар ерып, яз-көз яңгыр астында барырга да туры килә. “Дуслык” килә торган җомга көннәрендә сумкам аеруча авыр була. Безнең эштә оперативлыктан тыш, халык белән уртак тел таба белү дә мөһим. Кәефең начар булып, тупас җавап кайтарсаң яисә тискәре мөнәсәбәт күрсәтсәң, алга таба аралашуны җайлау бик авыр. Ә без халык белән, алар өчен эшлибез.

Әлбәттә, бүген хат ташучының хезмәте вакытлы матбугат басмаларын адресатларга җиткерү белән генә чикләнми. Замана таләпләре аларга да күпсанлы функцияләр йөкләде: Әминә Усманова төп вазыйфаларын башкару белән беррәттән нурлатлыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башкарырга ярдәм итә, почтамт тарафыннан халыкка хезмәт күрсәтелә торган башка бурычлары да аз түгел. Көненә берничә километр юл үтеп кайтканнан соң исә өендә яраткан шөгыльләре белән күңеленә юаныч ала: җәй көне бакчада әвәрә килә, кышын кул эшләре белән мәшгуль. Шулай ул үзенә яшәү көче ала, һәм һәр яңа эш көнен тыныч күңел, елмаю белән башлый. Үзе әйтүенчә, аларның эшендә аннан башка һич мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X