Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

"Коммунальник" ТСЖсының быелгы беренче җыелышы

"Коммунальник" торак милекчеләре ширкәтенең быелгы беренче җыелышы ТСЖның элеккеге җитәкчесе, күптән түгел вафат булган Илгиз Хәйруллинны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

"Коммунальник" ТСЖсында хисап җыелышы әле узган елның ноябрендә генә үткәнлектән, монысын әңгәмә рәвешендә уздырдылар һәм ширкәтнең җитәкчесе Марат Хәмидуллин үз чыгышында саннарга озак тукталып тормады. Шулай да узган ел җыелган 6 миллион сумнан артык акчаның күп өлеше ниләргә тотылганлыгын әйтеп узды. "Коммунальник" ширкәте 18 йортны берләштерә, аларда 427 фатир бар. Узган ел шактый йортларда агымдагы ремонт эшләре башкарганнар. Быел Ленинград урамындагы 9 һәм 13нче йортлар капиталь ремонт программасына кертелгән. Киләсе елга тагы ике йорт кертелергә тора. Ширкәттә балаларның уңайлыгына да зур игътибар бирелә. Мәсәлән, узган ел Ленинград урамының 1 һәм 3нче йортлары ишегалдына балалар мәйданчыгы корып куйдылар. "Бөтен эшне үз көчебез белән башкардык, бу шактый гына чыгымнарны экономияләү мөмкинлеге бирде", - ди М.Хәмидуллин. Шул ысул белән Нурлат ур., 33тә дә мәйданчык кормакчылар, әлеге урамдагы 15 һәм 17 йортлар арасындагысын ремонтларга ниятләп торалар. Халык та ТСЖ эшеннән канәгать булуын белдерде. "Сүз дә юк, эшлиләр, ТСЖ эшчеләрен әле анда, әле монда күреп торабыз, алга таба да шулай була күрсен иде", - ди Евгения Кучерова. Дөрес, проблемалар да юк түгел анысы, һәм алар асылда шәһәрнең төрле службаларына кагылышлы иде. Шуңа күрә җыелышта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Савинов та катнашты, аннан тыш "Нурлатгаз" ЭПУсы, "Промочистка", ЕРЦ, "ЖилЭнергоСервис", янгынга каршы сервис үзәге (ЦПС) вәкилләре дә чакырылган иде. Халыкның күбесе, түбәләрне алыштыргач, җилләткеч каналларның дөрес эшләмәвеннән зарланды. Бу уңайдан ЦПС вәкиле Илдус Фәйзуллин әлеге үзәк белән килешү төзергә кирәклеген әйтте, һәм моның өстенлекләрен санап чыкты. Халык исә килешүнең бәясе белән дә, аның шартларыннан да риза калды. Шунда ук газ казаннарына сервис хезмәте күрсәтүче оешмаларның килешү шартларын үтәмәгәнлекләренә дәгъва белдерүчеләр булды. "Алар белән сөйләшәчәкбез", - дип вәгъдә итте Анатолий Савинов. "Промочистка" вәкиленә дә җәмгыять хезмәткәрләренең кагыйдәләр буенча эш итмәүләре өчен җавап тотарга туры килде, чаралар күрелер, диде ул. Соңыннан сүз алган шәһәр җитәкчесе Анатолий Савинов тарифлар мәсьәләсенә тукталды, эчә торган суның ни өчен Нурлатта кайбер шәһәрләргә караганда кыйммәтрәк булуын да үтемле итеп аңлатты, шулай ук бу микрорайонга юллар төзелешенә быел күпме акча бүлеп биреләчәген әйтеп, бистәдәге тротуарлар өчен борчылучыларны да тынычландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев