Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Кулай булсын

Шартлар мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә, калган кешеләр дә авырлыксыз файдаланырлык булсын, диде Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов "Кулай тирәлек" программасы кысаларында башкарылучы эшләр уңаеннан.

Мәгълүм булганча, бездә әлеге пилот проекты кысаларында район үзәк хастаханәсенең төрле бүлекләре махсус таләпләргә туры китереп җиһазлана. Тышкы һава температурасы нормаль чакта пандуслар ясап калдырылган иде инде, хәзер неврология бүлегендә һәм поликлиникада бәдрәфләр җиһазлау бара, соңгысында регистратурада һәм гардеробта та инвалид арбасында килүчеләр мөрәҗәгать итә алырлык шартлар булдырылырга тиеш. Шул ук вакытта, моны һич тә калган кешеләрнең мәнфәгатьләрен кысу исәбенә башкарасы түгел.
Әлеге шартларның альтернатив медицина учреждениеләрендә дә булырга тиешлеге дә көн кадагында кала. Бер үк вакытта, кибет-даруханәләргә һәм башка учреждениеләргә дә инвалидлар җиңел керә-чыга алырлык булсын, шушы көннәрдә генә торак милекчеләре ширкәте җыелышында да күтәрелде бу мәсьәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев