Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Кыш: көтелмәгән хәлләргә әзер торыйк

    Тагы узган елгы хәл кабатланыр микәнни? Бу көннәрдә әлеге сорау ялкауларны гына борчымагандыр, мөгаен: декабрьдә яңгыр яву хәерлегә түгел инде.

    Райондагы хәлне 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин җентеклерәк бәян итте:
    - Катлаулы метеошартлар - температураның түбәнәюе, җепшек кар, көчле җил аркасында электр чыбыкларындагы тирбәнешнең зур амплитудасына китерде, нәтиҗәдә линияләр өзелде һәм баганалардагы изоляторларда өзеклекләр хасил булды. Әмма 18әр кешедән торган 6 бригадасы эшләгән НРЭС хезмәткәрләренең тырышлыгы, грамоталы техник карарлар кабул итүе нәтиҗәсендә төзексезлекләр бетерелде, бу эшләргә 8 берәмлек техника җәлеп ителде, - диде ул.
    Быел климатик шартлар узган елның декабренә караганда йомшаграк. Көчле бозланулар булмаган, электр баганалары аумаган. Ә менә Мамадыш районында бу көннәрдә 20ләп ЛЭП баганасы ауган икән.
    Инде ачы тәҗрибәләре булган нурлатлылар быел табигатьнең рәхимлегенә әлләни исәп тотмыйлар, әлбәттә. Районда җитәрлек генераторлар запасы булдырылган - 5тән 100 киловаттка кадәр 80 данә алар.
    - Электр белән өзеклексез тәэмин итү максатларында предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә, шулай ук халыкка да дизель генераторлары алырга киңәш ителә, - диде И.Курамшин.
    ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең аның рәисе - ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов уздыра торган көндәлек утырышларында электр белән тәэмин итүнең әле 5 декабрьдә үк катлаулана башлавы билгеләп үтелә. Моның төп сәбәбе - көчле җил.
    Электр белән бер үк вакытта бүген юллардагы бозлавык та борчу тудыра, анда да эшләр тәүлек әйләнәсе алып барыла.
    - Бер тәүлек эчендә 190 тонна тозлы ком катнашмасы, 80 кубометр тозлы су сибелде. Сезон башыннан бирле 1100 тонна тозлы ком катнашмасы сарыф ителде. Башка елларда аена 300 тоннадан да артык катнашма китмәвен исәпкә алсак, моның ни дәрәҗәдә зур күләм икәнлеге аңлашыладыр. Көндез трассада 12, төннәрен 6 берәмлек техника эшли. Юлчылар тәүлек әйләнәсе кизү торалар, - ди НУАДның баш инженеры Фәнис Мингалиев һәм юлның аерата куркыныч участогын да атады: ул Нурлат-Кузайкино юлы, асылда аның Богдашкино тирәсендәге өлеше икән. Көчле җил һәм буран себергәндә, монда юл күз ачып йомганчы боз белән каплана.
    Кыш башланып кына килә әле. Аның нинди булачагын фаразлавы кыен. Шуңа да без теләсә нинди хәлләргә әзер торырга тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: