Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат “Останкино”сы болытларга үрмәли

    Нурлатның иң биек ноктасы кайда дисезме? Биек таулардан, текә кыялардан, күпкатлы йорт түбәләреннән эзләп азапланмагыз.

    Бик тиздән әлеге сорауга бәхәссез нокта куелырга тора: "Нурлат" ТРКсы янында төзелеп килүче мачталы терәкле 60 метрлы антенна булачак ул. Хәзер аның иң катлаулы 20 метрлы өлеше аякка, дөресрәге, дүрт фундамент мендәргә баскан, инде металл конструкция өлеше җыела. Подрядчылар - Самара шәһәреннән "СВС-Строй" җәмгыяте шул рәвешле аны ел ахырына кадәр төзеп тапшырырга ниятли. Нигезе 8х5 метрдан башланган мәһабәт антенна 2,5х2,5 метр булып тараеп тәмамланачак. Очы тар булса да, ул нәкъ менә киңәйтү бурычын үтәячәк: яңа антенна телерадиосигналлар тапшыру радиусын арттыру өчен бастырыла бит. Моңа кадәр әлеге функцияне башкарган бораулау вышкасының мөмкинлеге дә чикле, үзе дә авария хәлендә иде. Шулай да заказчылар аңа рәхмәтле: телевидение тарихының шаһиты башлангыч чор бурычын өзеклекләрсез үтәде һәм эстафета таягын тынычланып тапшырырга хакы бар аның. Ә Нурлат "Останкино"сы болытларга үрләвен дәвам итә. Төбәктәге яңарыш, үсешнең символын да хәтерләтә ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: