Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлат районы үзәк хастаханәсе автопаркы өч яңа автомобиль белән тулыланды

​​​​​​​ Дүшәмбе көнне аларны Казаннан алып кайттылар. Автолар тапшыру тантаналы шартларда ТР Дәүләт Советы бинасы каршында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

 – Безнең хастаханәгә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү республика программасы кысаларында өч “Лада Ларгус” машинасы тапшырдылар. Аларга ГЛОНАСС җиһазлары урнаштырылган. Бу автомобильнең эшен контрольдә тотарга, аның күпме йөрүен, ягулыкны уртача күпме сарыф итүен, заправка күләмен һәм урынын, шулай ук башка параметрларны билгеләргә мөмкинлек бирә. Машинада медицина носилкалары да бар. Моннан тыш, әлеге система “Татарстан Республикасының ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм чаралары белән идарә итү” үзәкләштерелгән системасына мәгълүматларны тапшырырга һәм кабул итеп алырга мөмкинлек бирә, – ди Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова.

Автомобильләр Нурлатка яхшы гына кайтып җиткән һәм әлегә кабул итү бүлеге янына куелган.

– Бу машиналарда аерым уңайлыклар каралган: аларда пациентларны яткырып һәм утыртып та йөртеп була, – дип яңа техника белән таныштыра хастаханәнең механигы Зөфәр Рәхмәтуллин, пациентларны яткырып йөртү җайланмасының җайлы гына пассажир кәнәфие белән алыштырып куелуын күрсәтеп – утырткыч та комплектта бара икән. – Медицина хезмәткәре өчен аерым утыргыч бар. Тагы бер уңай ягы – автомобильләр кондиционерлар белән җиһазландырылган, аларда беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен кирәкле нәрсәләр дә бар, үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты өчен дә махсус урын каралган. Элек мондый машиналар юк иде.

Пациентларны яткырып йөртү җайланмасы машинаның арткы ишегеннән бернинди авырлыксыз чыгарыла, утыргыч та шулай җиңел генә урнаштырыла.

– Бу шундый ук кичектергесез медицина ярдәме чарасы, әмма яңа автомобильләр коронавирус инфекцияле авырулар өчен каралмаган, андый авыруларны башка машиналарда ташыйбыз һәм транспортны махсус эремәләр белән юып чыгарабыз, – дип төгәлләштерде механик.

Яңа машиналар пациентлар һәм шул ук вакытта медицина хезмәткәрләрен йөртү, тикшеренүләр өчен биоматериаллар, дару препаратлары илтү, шулай ук күчмә прививкалау бригадалары өчен кулланылачак.

 Район хастаханәсе шоферы Илнур Динмөхәммәтов ашыгыч ярдәмдә 5 ел хезмәт куя, чакыруларга УАЗ машинасында йөргән. Соңгы араларда кайткан яңа машиналарның берсен аңа ышанып тапшырганнар. Уңайлы “ашыгыч ярдәм”дә йөрүнең өстенлекләрен тоярга өлгергән инде.

– Аермасы җир белән күк кебек, – ди ул “буханка”ны заманча машина белән чагыштырып. – Хәзер пациентларны уңайлы шартларда ташыячакбыз. Баш табиб урынбасары сүзләренә караганда, Нурлат районы үзәк хастаханәсенә барлыгы 19 яңа автомобиль кайтырга тиеш. Шуларның 12се кайткан инде. Калган 7сенең кайтуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев