Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат шәһәре Советы утырышы үтте

    Иң элек, көн тәртибендә күрсәтелгәнчә, депутатлар участок сайлау комиссияләрендә 15 җәмәгатьчедән торган һәм хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзалар турындагы мәсьәләне карадылар.

    Алар арасында участок сайлау комиссияләрендә аерым эш тәҗрибәсенә ия булганнар да, яңалар да бар. Тәкъдим ителгән исемлек бертавыштан расланды. Совет рәисе Наил Шарапов, теманың актуальлеген ассызыклап, алда торган Дума сайлауларының мөһимлегенә басым ясады һәм 4 декабрьдә сайлаучыларның катнашу һәм тавыш бирү дәрәҗәләре югары булыр, дип ышаныч белдерде. Сайлауларны гадәттәгечә лаеклы дәрәҗәдә оештырырга кирәк булачак.
    Аннан соң депутатлар район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Наталья Крайнованың шәһәр үсешенең генераль планының төп юнәлешләре турындагы чыгышын тыңладылар. Генераль планда стадион төзү каралганмы, дип залдан бирелгән сорауга карата рәислек итүче проектның эшләнү стадиясендә икәнлеген, стадионның типовой булачагын, һәм аның өчен урын каралганлыгын хәбәр итте. Генераль план Интернет челтәрендә Нурлат муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылачак, һәм шәһәрлеләр аның белән җентекләп танышып, үз фикерләрен белдерә алачаклар.
    Өченче мәсьәлә итеп Совет базарны контрофакт, ялган һәм сыйфатсыз продукциядән саклау һәм "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясе сатуны чикләү турында" ТР Законын гамәлгә ашыру темасын күтәрде. Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы ярдәмчесе Лилия Абзалова бүлектә эшче төркем оештырылуы, Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар оештырылуы турында сөйләде. Быелның 20 октябренә алкоголь сату кагыйдәләрен бозу буенча 53 беркетмә төзелгән, бу өлкәдә башка вәкаләтләр дә гамәлгә ашырыла. Ялган алкоголь продукциясе сату буенча РФ ҖКның 238 маддәсе 1 бүлеге нигезендә ике җинаять эше кузгатылган. Әлеге тема кызыксыну белән тикшерелде, һәм депутатлар проблеманы чишү буенча үз вариантларын тәкъдим иттеләр. Монда һәммәсенең: урыннардагы муниципаль хакимиятнең дә, полициянең дә, җәмәгатьчелекнең дә бердәм фронт белән эш итүләре бик мөһим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: