Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлат укучылары җәйге каникул көннәрендә Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашалар

​​​​​​​Каникулларның яртысыннан артыграгы инде узып та китте.

Укучыларның күбесе бу вакыт эчендә лагерьларда ял итәргә өлгерде, икенчеләре әби-бабайларында кунак була.

Ә менә кайберләре аны файдалы итеп үткәрергә карар кылган: Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашканнар. Дамир Мәгыйзов та җәен акча эшләргә теләк белдергән укучыларның берсе. Дуслары белән алар вакытлыча идарәче компанияләрнең берсенә эшкә урнашканнар.

– Бушка вакыт уздырганчы, эшләп алырга булдым. Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иттем, анда туры килерлек урын табарга булыштылар. Мондый мөмкинлек булуы бик яхшы, – ди Дамир. – Җәй айларында яраткан шәһәребезне матурайтуга үземнән өлеш кертә алуыма шатмын.

Аны һәм башка дусларын без Козлов урамындагы йортларның берсе территориясен җыештырган в а к ы т т а о ч р а т т ы к . Үсмерләрнең хезмәте куркынычсыз булсын дип компания хезмәткәрләре дә күз-колак булып тора. Куркынычсызлык техникасы буенча инструктажларны көн саен үткәрәләр, һәркайсына остазлар беркетелгән.

– Безнең компаниядә 4 үсмер эшли. Алар бик әйбәт малайлар, эштән курыкмыйлар, бар нәрсәне тату эшлиләр, иң мөһиме – пөхтә итеп, намус белән башкаралар. Нәрсәнедер белмиләр икән, өйрәтәбез. Иң мөһиме – эшләргә теләкләре бар, – дип егетләрне мактый компания слесаре Рәхимҗан Әбҗаппаров.

Агымдагы ел башыннан исә Мәшгульлек үзәге аша 157 балигъ булмаган үсмер вакытлыча эшкә урнаштырылган. Каникуллар вакытында эшләп алырга теләүчеләргә шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә дә эш урыннары бирелә.

– Мондый мөмкинлектән 14 яшьтән узган үсмерләр файдалана ала. Без алар өчен вакансия табабыз, оешма белән килешү төзибез, балаларның яшеннән чыгып эш көне 4тән 6 сәгатькә кадәр билгеләнә. Әлбәттә инде, куркынычсызлыкка аерым игътибар бирәбез. Бу хакта эш бирүчеләргә дә, балаларга да искәртеп торабыз, – ди үзәкнең өлкән инспекторы Зилә Хөсәенова.

 Бу вакыт эчендә исә балалар эш күнекмәләре алу белән бергә эш көнен дөрес бүләргә, хезмәт дисциплинасын истә тотарга өйрәнәләр. Аннан, яшьтән акчаның да кадерен белеп үсәләр. Менә Дамир да беренче хезмәт хакын нәрсәгә тотасын билгеләгән инде. “Телефонга җыям, яңа уку елына яңа гаджет алырмын дип ышанып калам”, – диде әңгәмәдәшем һәм яңадан эшкә ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев