Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатта Козлов урамының 12нче йортында капиталь ремонт эшләре бара

​​​​​​​Аңлашу булганда эш тә җырлап бара, кәеф тә яхшы. Бригадир Анатолий Алексеевның бу фикере белән башка төзүчеләр дә килешә.

Козлов урамының 12нче йортына беренче эшчеләр килеп, капиталь ремонт эшләрен башлап җибәргәч, халык башта канәгатьсезлеген белдергән. Төзүчеләрнең эшкә мөнәсәбәте һич тә ошамаган аларга.

– Б е з п о д р я д о е ш м а с ы җитәкчелегенә чыгып, бригаданы алыштыруларын сорадык, – дип уртаклашты йорт буенча җаваплы Ирина Кошменкова. – Һәм бар да җайга салынды.

Биредә инде бар да тәҗрибәгә бәйле, эшкә мөнәсәбәт тә шуннан килә. Анатолий Алексеев сүзләренә караганда, аның бу йортта капиталь ремонт эшләре алып баручы бригадасы әлеге параметрларга туры килә.

 – Бригаданың составы инде дистә елдан артыграк үзгәрми дип әйтергә мөмкин. Игорь Кадушкин, Дмитрий Абрамов, Денис Ивашкин күптәннән бездә инде, иң “яшь” дигәнебез Евгений Михайлов та бездә дүртенче ел эшли хәзер, – дип үз бригадасы әгъзаларын горурлык белән атый Анатолий Васильевич. – Сыналган, тәҗрибәле егетләр. Нишләргә икәнен берничә тапкыр кабатлап торырга кирәкми, үзләре барын да белә.

 Йорт буенча җаваплы Иринадан да шундый ук сүзләрне ишеттек. – Эчке коммуникацияләр белән шөгыльләнгәндә дә бик чиста, пөхтә эшләделәр. Нәрсә генә әйтсәң дә, җайлап кына җавап бирәләр. Берсе бер эшне башкара, икенчесе башкасын, тиз, тату эшлиләр. Бер сүз белән әйткәндә, үз эшләренең осталары, – ди ул.

Йортта яшәүчеләр һәм эшчеләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр үзара аңлашып эшләү нәтиҗәсе.

– Кайчагында объектка киләсең, ә халык фатирларга кертмибез дип каршы чыга. Ничек эшләгәнебезне, җитди, эчми торган кешеләр булуыбызны күргәч исә карашлары үзгәрә – кайсы чәй тәкъдим итә, төшке ашка да чакыра башлыйлар. Әбибабайлар киңәш бирергә ярата. Аларны тыңлыйбыз, безнең вазифага кермәсә дә, булышырга тырышабыз, – дип эш арасында уртаклашты бригадир һәм елмаеп кызыклы хәлне искә алды: – Бер тапкыр өлкән яшьтәге ханым подвалдагы кирпечләрне җайлап куюыбызны сорады. Егетләр баш тартмады, тиз генә ясап та бирделәр. Төзелеш баскычлары кул астында булуын истә тотып, ремонт ясаучылар үзләре дә йортта яшәүчеләргә балконнарын тәртипкә китереп калырга тәкъдим иткәннәр.

– Кайбер балконнар моңа кадәр дә тышланган иде, кайберләре исә юк. Без аларны тышларга тәкъдим иттек. Кайбер фатир хуҗалары материал әзерләде инде, кайсылары заказ бирде. Яңартылган йорт хәзер бөтенләй яңа төрле булачак, – дип уртаклашты прораб Айдар Хәммәтвәлиев.

Прораб билгеләп үткәнчә, капремонтка алар апрель уртасында керешкәннәр, башта су һәм канализация системаларын ясаганнар, аннан түбә ябу эшләренә күчкәннәр.

– Түбә тулысы белән яңа, бәбкәләрне алыштырдык, вентиляция каналларын күтәрдек, п о д ъ е з д и ш е к л ә р е һ ә м тәрәзәләрен алыштырдык. Кыскасы, 6 төрдәге эш биредә. Хәзер фасадта эшләр калып бара, аны җылытабыз һәм металл сайдинг белән тышлыйбыз. Тагы отмосткалар һәм электрика буенча кайбер эшләрне башкарасы бар – керү ишекләре өстендә козырекларны ясап бетергәч, яктырткычлар куячакбыз, – ди ул.

Эшләр инде азагына якынлаша. Көннәрның яхшы торуы да файдага гына. Подрядчылар шуннан файдаланып объектны ай азагында тапшырырга планлаштыра.

Быел исә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасына 9 йорт кергән. Заманча итеп ремонтланган йортлар биредә яшәүчеләргә уңайлылык, ә шәһәр урамнарына – заманча йөз бүләк итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев