Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатта парковкалар проблемасы бар

Шәһәрнең Карл Маркс, Гыйматдинов һәм Гагарин урамнарында машина парковкалау аерата проблемалы

Җәяүлеләр юлларында һәм "Туктап тору тыела" дигән урыннарда машиналарын калдыручы автомобиль йөртүчеләрнең күбесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын аңлый, моның өчен штраф булачагын да белә. Әмма кагыйдә бозуны дәвам итәләр.
- Карл Маркс урамында кибетләр, даруханә, банк һәм башка учреждениеләр урнашкан, - ди нурлатлы Тәлгать Зәйнуллин. - Иртәнге 7.30дан кичке 17.30га кадәр бу урамдагы учреждениеләр янында машина кую зур проблема. Моңа шәһәр җитәкчелегенең дә, ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә исе китми бугай.
Әлеге проблемадан шәһәр җитәкчелеге дә, ЮХИДИ хезмәткәрләре дә хәбәрдар һәм һәр служба аларны чишү юлларын үзенчә аңлатты.
- Бу проблеманы без - ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре үзебезчә хәл итәбез, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. - Тиеш булмаган урында калдырылган машиналарны КРИСП җайланмасы белән фотога төшереп автомобиль хуҗаларына хатлар җибәрәбез. Әмма шәһәрдә көннән - көн машиналар арта барган заманда проблеманы болай гына хәл итеп булмый икән. Аннан бездәге халыкны тәртипкә китерүе дә бик кыен. Мисал өчен, "Ак Барс" банкының янәшәсендә үк үз парковкалау урыны бар. Әмма машина йөртүчеләр һаман да транспортларын банк каршында калдыра бирәләр.
Ә менә "Цифропарк" һәм "Магнит" кибетләре хуҗалары үз сәүдә нокталары каршында парковкалау урынын булдыруны шәһәр җитәкчелегеннән көтмичә, үзләре хәл итәргә алынган. Дөрес, парковкалау урыны ясау бер көнлек кенә эш түгел. Район башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш бүлегеннән һәм тиешле службалардан барлык нечкәлеклекләрне ачыклап килешү алганнан соң, бу эшкә тотынганнар. Шәһәр башкарма комитетында әйтүләренчә, хәзер парк янында парковкалау урыны булдыру буенча материаллар конкурска килешүгә җибәрелгән. Белгечләр әйтүенчә, киләчәктә паркка юл Ленинград урамы ягыннан буласы икән. Шәһәрнең үзәк өлешендә дә тагын бер парковкалау урыны ясау планлаштырыла. Ул шәһәр мәдәният сарае артында булырга тиеш. Әмма болар барысы да пландагы эшләр генә. Әлегә исә шәһәр эче теләсә кайда тукталган машиналар белән тулы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат парковка ЮХИДИ башкарма комитет Карл Маркс урамы

2
X