Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатта “Талым” балалар бакчасында бу көннәрдә капиталь ремонт бара

​​​​​​​Мәктәпкәчә учреждениегә мондый исем бирелүнең үз тарихы бар. Балалар бакчасы мөдире Роза Абдуллина сүзләренә караганда, бакча урнашкан Яшьләр урамында кайчандыр тал агачлары үскән – аларны учреждение коллективы утырткан булган.

 – Элек балалар бакчасы бер катлы, зур булмаган агач бинада урнашкан иде. Әмма 1987 елда ул янды, – дип сөйләде мөдир. Ул 37 ел элек әлеге учреждение бусагасын практикантка булып атлап кереп, гомерлеккә биредә калган. Ул вакытта балалар бакчасының исеме булмаган, аны төзегән төзелеш-монтажлау предприятиесе атамасының аббревиатурасы белән “сээмпыныкы” дип йөрткәннәр. Яңа ике катлы бина 1989 елда төзелгән һәм “Балалар бакчасын ничек атарга?” дигән сорау килеп туган. Озак уйлап тормаганнар – бу вакытка инде тал агачлары күтәрелеп, урамның чын бизәгенә әверелгән булган. Дөрес, тузган йортларны сүткәндә комачаулаучы агачларны кисеп атканнар, әмма балалар бакчасына керү юлында алар әлегә кадәр сакланып калган, һәм көн саен иртән балалар белән өлкәннәрне каршы алып, кичен озатып калалар.

“Талым” бакчасы төзелгәннән бирле биредә капиталь ремонт беренче тапкыр ясала. Ул иганәчелек линиясе буенча тормышка ашырыла.

 – Эшкә 6 июньдә керештек. Бу вакыт эчендә берничә төрле эшне башкардык – бәпкәләр белән бергә түбәне, тәрәзәләрне алыштырдык, җылылык системасын сүттек, хәзерге вакытта сылау-буяу эшләре алып барыла, алга таба канализация, җылылык системасы ясалачак, плитәләр түшәләчәк, тәрәзә төпләре, яңаклары урнаштырылачак, тиздән отмосткаларга да керешәчәкбез, – ди подряд оешмасы директоры Ринат Хафизов. – Беренче һәм икенче катларда тулысынча идәннәрне тигезләдек, электр үткәргечләрен алыштырдык. Бер үк вакытта фасадны да ясыйбыз, ул керамограниттан матур төсләрдә булачак. Барлык – бүлмәара һәм керү ишекләре дә яңа булачак, беренче катта пандус урнаштырылачак.

Стеналар тигезләп сылап-буялган, идәннәр дә тип-тигез, чисталык хөкем сөрә. Учреждение икәнен белмәсәк, ремонтны уңган хуҗбикә ясый дип уйлар идек – чиста, бер җирдә дә төзелеш чүп-чары юк. Бу инде балалар бакчасы коллективының тырышлыгы, алар бар эштә дә ярдәм итә: бинаны җыештыралар, территориядәге куакларны тигезләп кисәләр. Ремонт тизрәк тәмамланып, балалар бакчасы ачылсын дип тырышалар. Әлегә 32 бала “Алтын балык” балалар бакчасына күченгән, калганнары әти-әниләре белән җәйге ялда. Бакчага барлыгы 55 бала йөри, әмма аларның саны артыграк та булырга мөмкин. Балалар бакчасы ачылганда 4 төркем эшләгән. Балалар әзәйгәч, берсен япканнар. Бина буш тормасын дип, анда музей, музыка һәм спорт заллары, планетарий, кышкы бакча җиһазлаганнар. Хәзер дүртенче төркем бәлки яңадан ачылыр, ул чакта бакчага 75 бала йөри алачак. Ә музей һәм башкаларны төркемнәргә урнаштырып, почмаклар булдырачаклар. Тулаем, биредә ремонтка зур өметләр баглыйлар. Чөнки төп проблема да хәл ителәчәк – элегрәк салкын булган. Мисал өчен, ясле төркемендә җылы идән системасы ясалган, стеналар җылытыла, агач тәрәзә рамнарын сүткәннәр, алар урынына пластикларны куйганнар. Кухня зонасында да үзгәрешләр көтелә.

Балаларның арта баруы бакча коллективын да сөендерә. Бу микрорайон үсә дигән сүз бит, өстәвенә, күпбалалы гаиләләр дә биредә төзелеш өчен участоклар алганнар. Шулай итеп, бакча балаларны ачык төсле фасады, тулаем, тулысынча яңарган килеш каршы алачак, төзекләндерелгән мәйданчыклардан тыш, спорт почмагы да булачак.

Подрядчы оешма директоры сүзләренә караганда, эшләрне 1 сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла. Димәк, тал агачларына күмелеп утыручы бакча бик тиздән янә балаларның шат авазларыннан яңгырап торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев