Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта яктырткычлар борыр өчен куелмый

    Быел урамнарны яктырту программасы буенча районда 5 миллион сумлык эшләр башкару планлаштырыла. 3 миллионнар тирәсенә шәһәрдә 225 яктырткыч урнаштырачаклар. Июньнән башлап 180ләп энергия саклаучы лампалы яктылык диодлы яктырткычлар куйганнар инде. Әмма, шәһәрлеләр фикеренчә, болар гына барыбер аз әле.

    Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Венера Мингалиева, Нурлат РЭСының хезмәтләр башкару төркеме җитәкчесе Гөлнара Ермилованың, "ЖилЭнергоСервис" вәкилләренең рейды ЛЭП баганаларындагы яктырткычларның бөтенесе дә тиешле билгеләнешләре буенча эшләмәүләрен ачыклады. Мисал өчен, шәхси секторда кайберәүләр урам һәм юлларны яктырту өчен эленгән лампаларны үз йортларына, ишегалларына таба борып куйганнар. Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы бер хуҗалыкта шәхси ишегалдын яктырту өчен законсыз рәвештә бер лампа куелган. Табигый ки, кулланылган электр энергиясе өчен түләү шәһәр башкарма
    комитеты җилкәсенә төшә. Биредәге хуҗалар да, Лобачевский урамындагылары да әлеге яктырткыч турында бөтенләй "хәбәрдар түгел" икән.
    - Үз ишегалдыгызны яктырту өчен электр тапшыргыч линияләре баганаларына лампалар куярга ярамый. Кирәге чыкса, теләкләре булганнар мондый лампаны үз йортларының фасадларына куя алалар, яисә аерым багана утыртып, шуңа эләргә мөмкин, билгеле инде, түләүне электр исәпләгече буенча алып барырга туры киләчәк, - дип аңлатты Венера Мингалиева. - Шәһәр урамнарын яктырту өчен шәһәр бюджетыннан елына 8 млн. сум акча түләнә. Мәсәлән, июнь ае өчен генә дә 432 мең сум түләнде. Әмма көздән көн озынлыгы кыскарачак, димәк, озаграк яктыртырга да кирәк булачак. Әлбәттә инде, шәхси секторда яшәүчеләр лампаларны үзлектән ишегалларына бора башласалар, урамнар караңгы калачак. Мисал өчен, Лобачевский урамында йорт буйларындагы берничә ЛЭП баганасы урамнарны да, караңгы тыкрыкны да түгел, ә шәхси йортларны яктыртып тора. Шундый йортларның берсендә яшәүче Гөлфияне тәрәзәсе каршындагы багана башында эшләүче электрик кызыксындырган. Әйтүенчә, фонарьның үз йортына таба борылганлыгына ул игътибар да итмәгән булган икән. Бу көнне "ЖилЭнергоСервис"ның электромонтерына, яктырткычларны демонтажлау өчен, берничә тапкыр багана башына менәргә туры килде.
    - Шәхси йортларның хуҗалары үз ишегалларындагы яктылык урамдагыга караганда мөһимрәк, дип уйлаганнар, күрәсең, баганаларга үз яктырткычларын куялар яисә булган фонарьны йортларына таба боралар, - диде Гөлнара Ермилова. - Ә бит электр энергиясен урлаган өчен штраф салынырга мөмкин, кагыйдә бозучыны административ яки җинаять җаваплылыгына да тартулары ихтимал. Әмма үзлектән электрчелтәрләренә тоташуның нинди нәтиҗәләргә китерү ихтималын бернинди җәзалар белән дә чагыштырып булмый. Быел гына да Татарстанда үлемгә китерүче 2 очрак булды: чит кешеләр шәхси максатларда ЛЭП баганаларына менәләр һәм югары көчәнешкә эләгәләр. Рейд көнендә "ЖилЭнергоСервис" электромонтерлары Фрунзе, Октябрьнең 40 еллыгы, Киров, Лобачевский урамнарында 21 яктырткычны демонтажладылар.
    - Бу урамнарда таләпләр буенча яктылык диодлы лампалар куелды. Артыклары, ягъни законсыз эленгәннәрен, шулай ук заманча таләпләргә туры килмәгәннәрен салдырачакбыз, - диде "ЖилЭнергоСервис" директоры Ришат Яруллин. Аның әйтүенчә, бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк икән. Законсыз рәвештә яктырткычлар кую очраклары ачыкланса, кагыйдә бозучыларга җәза чарасын билгеләү өчен комиссия белән актлар төзеләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: